ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Казан шәһәрендә "Проектлаштыручы көне" - проектлаштыру һәм архитектура өлкәсендә эшләүче белгечләр бәйрәме үтә. Чара "Ривьера" кунакханә-күңел ачу комплексында "Адмиральский" конференц-залында уза. 
Татарстан Республикасында "Алабуга" махсус икътисадый зонаның резидент компанияләренең предприятиеләрендә бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казан ИТ-паркында “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе үз эшен башлады. Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казанда "Заманча менеджмент технологияләре" семинарының икенче көне уза. 

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда IX халыкара махсуслашкан къргщзмщ - "ВолгаСтройЭкспо - 2014" ачылды. Әлеге чара ел саен 22-25 апрель көннәрендә үтә. "ВолгаСтройЭкспо" - иң зур күргәзмәләрнең берсе, аның экспозициясе төзелеш комплексының барлык тармакларын да үз эченә ала. 
Күмерсу җепселе җитештерүче завод сораулары бүген "Алабга-Волокно" ҖЧҖ заказ бирүчесе һәм подряд оешмалар катнашында узган киңәшмәдә каралды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев үткәрде. 
Корстонда "Сбербанк" корпоратив университеты ярдәмлеге белән оештырылган "Заманча менеджмент технологияләре" семинар-киңәшмәсе уза. Чарада"Сбербанк России" ААҖ Идарә рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнаша. 

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Яр Чаллы шәһәренең 21 микрорайон (Чәчәкләр бульвары) объекты инженер һәм проект документациясе буенча дәүләт экспертизасы үткәрү соравы буенча киңәшмә узды. 
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Дәүләт Советының 50нче утырышында катнашты. Көн тәртибенә Президиум тарафыннан  39 мәсьәлә куелган иде, тик, депутатлар тәкъдимнәре белән кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, каралачак сораулар саны 60 кадәр артты. Алар арасында - республика закон проектлары, аерым алганда, муниципаль хезмәт турындагы ТР Кодексына, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына, ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү. 
2014 елның 29 апрелендә Казанда Татарстан тарихында иң зур форум - "ТКХ модернизациясе буенча бурычлар: регион тәҗрибәсе һәм Татарстан инициативалары" узачак. Белгечләрнең очрашу урыны - "Корстон-Казан" ДСКҮ 1350 делегат сыйдырышлы "Бальный" залы. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International