ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендәге (Тукай, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри урамнарындагы) төзелеш һәм реконструкция объектларын карап чыкты.

19
апрель, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү буенча эшләр 2014 ел программасына кергән 793 йортның 598ендә башланган. Капремонт программасын финанслауның гомуми күләме 4683,7 млн сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы - электрон хезмәтләр күрсәтү буенча лидер. Аерым алганда, бу - дәүләт хезмәтләре порталы аша коммуналь түләүләр буенча. Бүген моның турында ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. 

18
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төзүчеләре ассоциациясе президенты Николай Кошман белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты
Бүген "ТР Иң яхшы сметачысы" I республика конкурсының нәтиҗәләрен билгеләделәр. Әлеге конкурсны оештыру буенча партнерлар булып ТР Төзелеш министрлыгы, "РФ төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгатендә бәя билгеләү буенча федераль үзәк" ФАУ, "ТР Төзүчеләр берлеге" РООР, "Бәя инжинирингы белгечләренең милли бердәмлеге" НП булып тора. 
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы "ТР Газификация фонды"на 15 еллык юбилее хөрмәтеннән рәхмәт сүзләрен белдерә. 
Бүген "Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче комплекс - "Аммоний ААҖ" төзелеше буенча Республика штабының чираттагы утырышы узды. чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев үткәрде. 

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Danfoss A/S оешмасы тарафыннан уздырылган экспресс-аудит нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. 
Бүген ТР Төзелеш министрлыгының социаль-мәдәни объектларын тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифаларын үтәүче Динар Габбасов РКБ һәм ДРКБ объектларында туклануны оештыру сора буенча ТР Сәламәтлек министрлыгында узган киңәшмәдә катнашты. 
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасы күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар дуслыгы" вәкилләренең җыелышы узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International