ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында республиканың төзелеш индустриясе һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен импортны алмаштыручы продукцияне куллану сораулары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

27 апрельдә «Диалоглар – язгы очрашулар» VII шәһәр төзелеше конференциясе кысаларында төзелеш һәм ремонт калдыклары белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада экология өлкәсендәге экспертлар, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм хосусый оешмалар вәкилләре катнашты.

Железноводскида шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруга керткән өлеше өчен II Илкүләм премиягә нәтиҗә ясалды. Татарстан Республикасы «Шәһәр мохите» номинациясендә I урынны яулады.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Арча шәһәренең Бакый Урманче урамындагы 18 нче йортта урнашкан яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә-белешмә бирде.


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Татарстанда яшәүче 413 210 кеше җәмәгать урыннарын сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше турында сөйләде.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программалары буенча эшләрнең агымдагы торышы турында хәбәр итте.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зинатуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.

Җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларга юнәлтү һәм эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны кисәтүгә ярдәм итү максатыннан 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне билгеләп үтелә.

 

Бөтен дөньяда хөкүмәтләр, профсоюз оешмалары, хезмәт иминлеген саклау өлкәсендә эш бирүче оешмалары хезмәтне саклауның уңай культурасын формалаштыру өчен барлык кызыксынган якларның катнашын арттыру буенча чаралар оештыралар. Мондый социаль диалог хезмәт иминлеген саклау өлкәсендә карарлар кабул итү процессында актив катнашырга мөмкинлек бирә, хезмәтне саклау өлкәсендә нәтиҗәлерәк сәясәт булдыруга ярдәм итә.


26
апрель, 2024 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Казгордума сессиясендә чыгыш ясады, анда Казанның коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International