Романтиклар урамындагы «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт май аенда башланды. Түбән Каманың Төзүчеләр бистәсендә «Безнең ишегалды» программасы буенча романтикларның иң беренче урамын төзекләндерү дәвам итә. Биредә кырык елдан артык зур ремонт булмады. Романтиклар урамындагы «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт май аенда башланды. Төзүчеләрнең эш фронты зур. Юлчылар юллар, җәяүлеләр зоналары, балалар мәйданчыклары һәм башкалар белән генә чикләнми. Параллель рәвештә эшчеләр түбә ябалар, алты йортның электр үткәргечен алыштыралар һәм фасадларын бизиләр. Ремонтны октябрьдә төгәлләргә планлаштыралар. Аның ахырында халык зур бәйрәм оештырырга һәм төзүчеләргә рәхмәт әйтергә сүз бирделәр.
Торак тапшыру буенча район, Казан, Яр Чаллы һәм Питрәч районыннан калышып, 4 нче урында тора. Быел Лаеш районында 160 мең кв.метр торак төзергә планлаштыралар, шулай ук ике яңа балалар бакчасы төзелеше көтелә. Моннан тыш, якын арада 260 урынга исәпләнгән балалар учреждениесе тапшырылачак. Иң мөһиме-кешеләр тулысынча тәэмин ителгән уңайлы шартлар алырга тиеш», - дип ассызыклады журналистлар белән очрашу барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң әзер булган Сидоровка бистәсе ишегалдында булды. Сидоровка бистәсе тарихының яңа бите башлана. Биредә иске күпкатлы йортлар күп, быел юкка гына түгел бистәдә 43 йортның 40ы ремонтлана. Алар барысы да «безнең ишегалды» программасына эләккән. «Әлеге биш йортта 708 кеше яши. Ишегалдын төзекләндерүгә 16,5 миллион сум акча бүлеп бирелде»,-дип проектны финанслау турында «РБР-16» подрядчы компания директоры Таһир Сөнгатуллин хәбәр итте. Акчаларның төп өлеше юлларга һәм тротуарларга тотылган. Наил Мәһдиев төзүчеләр үзгәрткән территорияне карап чыкты. Ул ишегалдында асфальт юллар һәм тротуарлар, сквер, өстәмә 51 парковка урыны, яктырту, эскәмияләр һәм урналар, балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килүен күрде. «Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда быел 131 ишегалды төзекләндерелә. Төп өлеш август-сентябрь айларында тапшырылачак.
Татарстанның тугыз муниципаль районы һәм ике муниципаль берәмлеге оешмалары җиңүчеләр арасына керде. Күптән түгел узган конкурс комиссиясе утырышында 2019 ел өчен нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Бу юлы конкурста 25 оешма катнашты. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешмага конкурс бишенче ел рәттән үткәрелә. Катнашучылар бәяләвенчә, иң беренче чиратта, алар тарафыннан йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек сыйфатын күтәрү, биналарның милекчеләренең яшәү шартлары һәм канәгатьлеге исәпкә алына. Конкурс нәтиҗәләре буенча «ТМШ хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ (Саба районы), «Управдом» ҖЧҖ (Югары Ослан районы), «Коммунальник» ҖЧҖ (Нурлат шәһәре), «Жилбытсервис-М» ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре), «Безнең йорт» ИК ҖЧҖ (Чистай шәһәре), «Минзәлә идарә компаниясе» ҖЧҖ (Минзәлә шәһәре), «Энтузиаст» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Торак-коммуналь хуҗалык идарә компаниясе» ҖЧҖ (Зәй шәһәре), «Домуправ-3» ҖЧҖ (Алабуга шәһәре), «ЖЭУ-7» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Электротехника» ИК ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Строим будущее» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Челныстройремонт» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ (Түбән Кама), «Уютный дом «ИК» ҖЧҖ (Казан), «Торак» ИК ҖЧҖ (Түбән Кама) оешмалары иң яхшы идарәче оешмалар булып санылган иде.
Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган. Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә планлаштыралар, республикада барлыгы 36 белем бирү учреждениесен ремонтлау бара. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде. «Мәктәпләрне ремонтлау буенча аларны контрольдә тотучы күзәтчелек органнарына тапшыру өчен 15 августка төп төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укый алсын өчен әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады Насыйров. 10 июльгә булган мәгълүматларга караганда, 32 объектта эшләр бара, дүртесендә эшләр тәмамланган инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслауның гомуми күләме 3130,5 млн. сум тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы эш төркеменең чираттагы утырышн уздырды.
Видеоконференция режимында узган утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, шулай ук федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эш төркеме кысаларында моңарчы Россия Президенты тарафыннан төзелеш тармагына ярдәм буенча кабул ителгән карарлар нигезендә эш алып барыла. Бу – яңа торакны 6,5% исәбе белән ипотека кредитлавының ташламалы программасы, ташламалы авыл ипотекасы, Өлешләп фатир төзетүчеләрне яклау фондын капиталлаштырып бетерү, комфорт-классындагы яңа фатир сатып алуга «ДОМ.РФ» дәүләт гарантияләре, төзелеш алып баручылар өчен банк кредитларының процент ставкаларын субсидияләү программасы. Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бу чаралар тармак предприятиеләрендә эш белән тәэмин итүне саклап калырга һәм 2020-2021 елларда планлаштырылган йортларны төзеп бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзаларына һәм Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләренә уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Пандемиягә карамастан, ил буенча бирелгән кредитларның гомуми саны 1,1%ка арткан.
Шулай ук Татарстан Президенты мәҗбүри төзелеш нормаларын һәм таләпләрен яңадан карау һәм авыл ипотекасы буенча лимитны арттыру турында кабул ителгән карарларны да билгеләп үтте. 2021 елдан яңа проектлар буенча инженер челтәрләренә финанслау каралган. «Әлеге үзгәрешләр комплекслы торак төзелеше территорияләрен әзерләүгә сизелерлек йогынты ясаячак һәм тапшырылучы торакның киләчәк күләмнәрен булдыруны тәмин итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу ярдәмне беренче чиратта торакны тапшыру планнарнын үтәгән һәм гражданнарнарның аерым категорияләренә ярдәм күрсәткән төзелеш алып баручылар алырга тиеш. Мондый стимуллаштыру алымы торак төзелешенең түбән маржиналь (аз катлы һәм индивидуаль) төрләре өчен мөһим», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытларда авыл җирләрендә индивидуаль һәм аз катлы торак кешеләрне җәлеп итә. Беренче чиратта дәүләт ярдәм күрсәтә торган балалы гаиләләрне. «Россия Төзелеш министрлыгыннан, юнәлеш ведомствосы буларак, акчаларны нәтиҗәле куллануның тиешле механизмын эшләүне сорыйм. Бу “Торак һәм шәһәр тирәлеге” илкүләм проекты белән билгеләнгән күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.
Ул искәрткәнчә, Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының утырышы йомгаклары буенча Россия Президенты Владимир Путин илкүләм проектларның төп параметрларына корректировка оештырырга кушты.
«Үзгәргән шартларны һәм әлеге йөкләмәне исәпкә алып, коллегалардан “Торак һәм шәһәр тирәлеге” илкүләм проектының төп параметрларын үзгәртү мәсьәләсен өстәмә рәвештә эшләүне һәм тәкъдимнәрне бер ай эчендә эш төркеме адресына җибәрүне сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Төзелештә административ барьерларны киметү һәм артык нормаларны һәм таләпләрне юкка чыгаруны законнар дәрәҗәсендә беркетү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар шулай ук торак базарын үстерү, ипотека кредитлары буенча вәзгыятьне тотрыкландыру чараларын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.
Тәтеш районының Кашка авылында каты көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасы хәл ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, җирле халык ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаягә мөрәҗәгат иттеләр. «Башкарма комитет раслаган график буенча, бу җирлектә чүп-чарны айга ике тапкыр чыгарырга кирәк. Әмма чүпне бистәнең бер өлешеннән генә чыгаралар, ә һава торышы начар булганда, чүпне бөтенләй чыгармыйлар», ‒ диелә мөрәҗәгатьтә. ПЖКХ ИК ТР көнбатыш зонасы буенча региональ оператор тарафыннан әлеге мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде. Компания җитәкчелеге Урюм авыл җирлеге башлыгы Н. Краснов исеменә хат юллады. Бүгенге көндә, санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килүгә юл куймау максатыннан, Кулланучылар калдыкларын җыю урыннары (мәйданчыклары) булмау сәбәпле, техник региональ оператор халыкны борчыган мәсьәләдән читтә кала алмый. Бүгенге көндә Кашка авылында калдыкларны вакытында чыгару өчен бөтен көч куела.
Акчаларны Хөкүмәт резерв фондыннан күчерәчәкләр. Субсидияләр «Рәссәй Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында бирелә. Акчалар җылылык челтәрләре, су, канализация үткәрүгә, юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә тотылачак. Бу эшләрне тәмамлау вакытын тизләтәчәк һәм 600 мең кв.м. торак файдалануга тапшырырга ярдәм итәчәк. Субсидияләрне 20 субъект алачак. Алар арасында Татарстан, Якутия, Хакасия, Удмуртия, Кырым, Марий Эл, Чечня, Югра, Брянск, Белгород, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Иркутск һәм Новосибирск өлкәләре бар. Төзелеш министрлыгына акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотарга һәм докладны Хөкүмәткә 2021 елның 1 февраленә кадәр тапшырырга кушылды.
Быел кредитларның яртысы диярлек беренчел күчемсез милек базарында торак сатып алу өчен кулланылды. Татарстанда 2020 елның алты аенда 36,7 млрд. сумлык торак сатып алу өчен кредитлар сатканнар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Алынган һәм тормышка ашырылган кредитлар беренче яртыеллыкка бездә 17 мең 593 — бу 36 млрд 738 млн сум», — диде Хәнифов. 10,5 млрд. сумнан артык, ягъни әлеге сумманың 49% ын беренчел базар өчен кредитлар тәшкил итә. Шул ук вакытта агымдагы елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булган 6,5% ярдәм төзелеш өчен кредитлар һәм займнар алу процессларын тигезләргә һәм үсеш бирергә ярдәм итте, дип билгеләп үтте ул.
Бер ай эчендә республикада йорт һәм фатир сатып алуга бер меңгә якын кредит рәсмиләштерелә. Татарстан Республикасында бер атна эчендә торак өчен 260 кредит рәсмиләштерелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Анализ күрсәткәнчә, атнага 220-260 кредит дигән гамәлдәге норма бар. Атнага 260 кредит — бу аена мең сум», - диде Хәнифов. Әгәр бу саннарны йорт төзү һәм фатир сатып алу өчен кредит алган республика халкы санына күчерсәң, бер ай эчендә Татарстанда зур булмаган авыл җирлеге барлыкка килә, дип билгеләп үтте спикер. 2024 елга ТР Төзелеш министрлыгы 3 млн 600 кв. метр торак төзергә планлаштыра. «Биш ел эчендә безгә ярты миллион квадрат метрга үсәргә кирәк. Бу-безнең көчебездә», - дип өстәде министр.