ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

1. Хөкүмәт карары үз көченә кергән көннән соң гамәлдә булу срогы чыккан төзелешкә рөхсәтләр бер елга озайтыла.

2. 2020 елның 6 апреленнән 2021 елның 1 гыйнварына кадәрге чорда Проект документларына экспертиза һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләрен әзерләү хокукына физик затларны аттестацияләү, аттестацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү үзенчәлекләренә карата:

- 2020 елның 7 апреленнән 2021 елның 1 гыйнварына кадәр үтүче квалификация аттестатларының гамәлдә булу вакыты биш елдан алып алты елга кадәр озайтыла;

- 2020 елның 6 апреленнән 2021 елның 1 гыйнварына кадәр документлар бары тик ДХБП кулланып электрон документлар рәвешендә генә кабул ителә.;

- 2020 елның 6 апреленнән 2021 елның 1 гыйнварына кадәр кәгазьле аттестатлар бирү гамәлгә ашырылмый. Проект документларына дәүләт яки дәүләти булмаган экспертиза һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү буенча һөнәри эшчәнлекне тормышка ашыру хокукына ия булган затлар турында белешмәләр Рәссәй Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган Проект документларына экспертиза һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләрен әзерләү хокукына аттестацияләнгән затлар реестрына кертелә.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Казанның Нәҗип Җиһанов урамында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен үз-үзеңне изоляцияләү чорында да төзүне дәвам итәләр. Объектны яңа уку елына файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры урынбасары Дмитрий Клыков сөйләде.

«Вазгыять төзелеш темпларында чагылыш тапмый. Объектның эчке эшләрен башкарасы бар. Эшләрне июль аенда тәмамларга, августта объектны файдалануга тапшырырга планлаштырабыз, ә 1 сентябрьдә мәктәпкә балалар килергә тиеш», — диде Дмитрий Клыков.

Хәзер төзелеш мәйданчыгында өстәмә иминлек чаралары күрелә: хезмәткәрләрнең температурасын үлчиләр, кулларны дезинфекциялиләр, каска гына түгел, битлек тә бирәләр. 25 мең кв. метрлы объектта 196 төзүче эшли. Бинада илледән артык сыйныф бүлмәсе һәм берничә бассейн булачак.

«Мәктәптә зур спорт залы, ике өлешкә бүленгән иркен ашханә, өлкәннәр өчен 25 метрлы бассейн һәм башлангыч сыйныфларга кечерәк бассейн булачак», — дип сөйләде «Ак таш» төзелеш-монтажлау компаниясенең баш инженеры Илфат Закирҗанов.

Яңа уку елына шулай ук Бондаренко урамында күптелле белем бирү комплексы ачарга планлаштыралар. Ике яңа мәктәп ачылу нәтиҗәсендә Казанда 2500 яңа урын барлыкка киләчәк, ә 165нче мәктәпкә янкорылманы да исәпкә алып, аларның саны 3800 булачак.

Татарстан башкаласында «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы төзелеше дәвам итә. Комплексны «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзиләр. Кайбер кыенлыкларга карамастан, төзелеш туктамый, мәктәп 70% - ка әзер, дип сөйләде «Грань» төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов. «Мәктәп 70% - ка әзер. Тәэмин итүчеләр белән кайбер кыенлыклар булуга карамастан, объектны вакытында, 2020 елның 1 сентябренә тапшырырга планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте Анисимов. Мәктәпне төзегәндә, үз-үзеңне изоляцияләү чорында, барлык куркынычсызлык таләпләрен һәм Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтиләр. Керү юлында хезмәткәрләргә температураны үлчиләр, кулларын, кием-салымнарын дезинфекциялиләр, битлекләр һәм төзелеш каскаларын бирәләр. Төзелеш техникасы тәгәрмәчләре шулай ук дезинфекцияләнә. Һәр хезмәткәр белән даими рәвештә үз-үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрелә. «Кул һәм аякларны дезинфекцияләү өчен чаралар төзелешнең һәр катында урнаштырылды. Объектта битлексез йөргән өчен 150 мең сумнан башлап штраф алырга мөмкин», - дип сөйләде төзелеш компаниясенең хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Светлана Хәйруллина.

«Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.Сайт халыкка кире элемтә калдырырга һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәре шулай ук «Безнең ишегалды» программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча кабул ителәчәк 8 (800) 27-5-2020. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм кире элемтә бирергә чакырабыз. Йортларда яшәүчеләрнең кайнар линия буенча шәрехләре һәм «Безнең ишегалды» программасы сайты аша план-схемалар урнаштырылганнан соң өч көн эчендә – 12 апрельгә кадәр көтәләр.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Рәссәй Төзелеш министрлыгы, Гомумрәссәй халык фронты һәм төбәкләр белән берлектә, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, торак-коммуналь комплекс оешмалары белән ерактан торып хезмәттәшлек итү, ТКХ өчен дистанцион түләү һәм социаль ярдәм чаралары алу мөмкинлекләре буенча гражданнар арасында мәгълүмати-аңлату эшләре алып бара. Кулланучыларны торак-коммуналь хуҗалыгының сыйфатлы һәм өзлексез хезмәтләре белән тәэмин итү һәм гражданнарны яңа коронавирус йогышы таралудан саклау өчен кирәкле оператив чаралар күрелә. Аерым алганда, субсидия алучылар өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә социаль ярдәм чараларын ярты елга автомат рәвештә озайту турында карар кабул ителде. Бу социаль ярдәм органнарының шәхси йөрүеннән арындырачак. Шулай ук, дистанцион түләү мөмкинлеге булмаган гражданнарга ярдәм итү өчен, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытыннан алда түләнгән түләү өчен пеня исәпләү туктатылды.

Бүген #Суварстроит компаниясе журналистлар белән «Коронавирус пандемиясе шартларында төзелеш тармагы эшенең үзенчәлекләре» темасына онлайн-брифинг үткәрде. Экспертлар сыйфатында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, «Этажи Казань» федераль Риелтор компаниясе директоры Марат Галләмов, «Нмаркет.Про Казань» федераль компаниясе вәкиллеге директоры Марат Аллиулов һәм «Альфа Банк» ипотека бүлеге җитәкчесе Дилия Минһаҗева катнаштылар. Онлайн-брифингның модераторы булып «#Суварстроит» ҖЧҖ коммерция директоры Эльвира Галәветдинова чыгыш ясады. Чара барышында экспертлар журналистлардан килгән 13 сорауга җавап бирделәр.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда шәхси торак тапшыру күләмен 1,5 тапкырга арттырырга планлаштыралар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, төзелеш мәйданнарында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне контрольдә тоту чараларын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

 «Хәзерге вакытта без индивидуаль торак төзелеше концепциясен эшлибез, соңрак ул республиканың берничә муниципаль берәмлеге белән килештереләчәк. Безнең алда бурыч тора — ШТТ санын 1,5 тапкырга арттыру", - диде министр. Ул шулай ук төзелеш мәйданнарында санитар-гигиеник таләпләрне үтәү буенча чараларны көчәйтү кирәклеген искәртте.

«Бу вакытта төзелеш мәйданчыкларында булачак белгечләргә ышанычлы үтенеч: иренмәскә, санитар яклануны теркәү журналларын мөстәкыйль рәвештә карап чыгарга кирәк»,— дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Мониторинг барышында хезмәткәрләрнең температурасын тикшерәчәкләр һәм аларның туганнары сәламәтлек торышы һәм килгән кешеләр белән элемтәләре турында сорашачаклар. Республиканың төзелеш мәйданнарында эшчеләрне көн саен коронавирус йогышы симптомнары булмау-булмауга тикшерү планлаштырыла. «Төзелеш мәйданнарына килүче эшчеләргә көн саен мониторинг үткәрергә тәкъдим ителә", - дип билгеләп үтте министр.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, төзелеш мәйданнарында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне контрольдә тоту чараларын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, эшчеләрне югары температура һәм авыруның симптомнары булмавына тикшерәчәкләр, аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеге, шулай ук башка шәһәрләрдән кайткан гражданнар белән контактлар турында сораячаклар.

Хәнифов билгеләп үткәнчә, республиканың кайбер төзелеш мәйданчыкларында эшчеләрнең агымы күзәтелә. Әйтик, 70 төзүче буенча 183 объектта эшчеләр саны 841 кешегә кимегән. Бу хәлне ТР Төзелеш министрлыгы контрольгә алды һәм көн саен күзәтеп торачак.

Татарстанлыларга дистанцион консультация бирүне коронавируска каршы профилактик чаралар аркасында керткәннәр. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының кайнар линия телефонына керә торган еш сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Без сораулар яза торган барлык бүлекчәләр җитәкчеләре белән элемтә булдырдык. Барлык сораулар һәм типик җаваплар ТР Төзелеш министрлыгы сайтында урнаштырылган, һәм сезнең һәрберегез, безгә мөрәҗәгать язган яки үтенеч белән мөрәҗәгать иткән коллегаларыгыз бу җавапларда үзләрен беләчәкләр», — дип шәрехләде спикер. Исегезгә төшерәбез, ТР Төзелеш Министрлыгында коронавирус таралуны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар белән бәйле рәвештә гражданнарга дистанцион консультация бирүне ачтылар. Кайнар линиягә тәүлек буе 7 (843) 231-14-10 (министрлык), 7 (843) 264-80-00 (ТР БИТИ), 7 (843) 221-52-21 (ТР газификация Фонды) телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасының ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге 6 апрельдән үз эшен читтән торып яңарта. Үзәкнең эшчәнлеге түбәндәгечә булачак:

- Кайнар линия телефоны эшли: 8 (843) 236-29-97 (9:00 дән 18:00 гә кадәр);
- Гражданнар мөрәҗәгатьләрен электрон почта аша кабул итү; obcontrolrt@mail.ru;
- Skype-консультацияләр электрон почта аша язылу буенча;
- ТКХ ДМС, REFORMAGKH, mgf.tatar.ru ресурсларында мәгълүмат эзләүдә ярдәм итү;
- Facebook, Instagram һәм VK социаль челтәрләре аша ТКХ буенча Ликбезларны «турыдан-туры эфир» юлы белән үткәрү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International