Бүген Түбән Кама районында «Танеко» комплексы территориясендә кокслаштыруның авыр газойлен гидрочистарту җайланмасын һәм ароматлы углеводородлар алу комплексын сульфолан белән экстрактив дистилляцияләү җайланмасын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Н.У. Маганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А.Р. Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Газойль гидроочистартуның яңа җайланмасы MARPOL-2020 судноларының пычрануын булдырмау буенча Халыкара конвенция таләпләренә туры килә торган заманча экологик ягулык җитештерергә һәм «Евро-6» стандарты двигательләре булган автомобильләрнең мотор ягулыгы өчен чимал әзерләүне башкарырга сәләтле. Яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрер алдыннан Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» сәнәгать мәйданчыгын карап чыкты, төзелеш һәм җибәрү-көйләү эшләре барышы белән танышты һәм 2021 елда эшләр тәмамлану вакыты белән елга 2 млн.т егәрлектәге 2нче акрынайтылган кокслау җайланмасын төзү эшенә старт бирде. Мәйданчыкта эшләүче төп подрядчы оешмалар: «СМУ-7» ҖЧҖ, «Спецпроммонтаж» ҖЧҖ, «Сервистехномонтаж» ҖЧҖ, «Нефть һәм газ җиһазлары» җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ, «СтройМонтажИнжиниринг» ҖЧҖ, «ТНХМ» ИК» ҖЧҖ, «КИТстрой» ҖЧҖ, «Свартехстрой» ҖЧҖ, «ЧЭАЗ» ҖЧҖ, «ВПС» ҖЧҖ. Татарстан Республикасы Президентына шулай ук куллар өчен бактериаль эффектлы гигиена сыекчасы җитештерү линиясен күрсәттеләр. «Татнефть» ГАҖ коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә кыска вакыт эчендә «ТАНЕКО» комплексы базасында әлеге кирәкле продукция чыгаруны оештырды.
2020 елның 21-24 сентябрендә Казанда – Татарстан Республикасы башкаласында интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресс узачак, аны уздыру хокукын республика заявка бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча отты. Конгрессны оештыручы-ERTICO ITS Europe* ассоциациясе. Конгрессның оештыручылары-Рәссәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары. Оештыру комитеты составына Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф. М. Хәнифов керә. Конгрессның төп тематик юнәлешләре: транспорт хәрәкәте белән идарә итү, җәмәгать транспорты, транспорт хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге законнар, зур мәгълүматлар, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацияләр, пилотсызлар, иярченнәр, ИТС һәм әйләнә-тирә мохит, мобиль кушымталар, ИТС өлкәсендә кадрлар әзерләү.
Владимир Путин еллык 6,5% ставкасы белән яңа йортларда комфорт-класслы торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк ташламалы ипотека программасын эшләргә тәкъдим итте. Бу программа Кредит срогы дәвамында эшләячәк, аны 2020 елның 1 ноябренә кадәр алырга мөмкин булачак.
Шулай ук Владимир Путин, төзелеш тармагы предприятиеләрендә профилактик чаралар үткәргәндә, төзелеш процессын өзмәскә, сыгылмалы карарлар кабул итәргә һәм баланс табарга кирәк, дип белдерде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча иң төп йөкләмәләр турында:
1. Ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү. Гражданнар өчен Ставка 6,5% тәшкил итәргә тиеш, калганы дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк. Мондый ипотеканы 1 ноябрьгә кадәр төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр, ә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 8 млн сумга кадәр уңайлы торак сатып алганда рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Ташламалы ставкасы кредитның бөтен срогы буенча булачак. Якынча бәяләүләр буенча, 2020 елда Дәүләт ташламалы ипотеканы субсидияләүгә 6 млрд. сум юнәлдерәчәк.
2. Төзелеш тармагы компанияләре өчен кредитлар алу мөмкинлеген тәэмин итәргә. Тик мондый ярдәмне эш белән тәэмин итүне саклап калган һәм барлык объектларны төзеп бетерү бурычын үз өстенә алган фирмалар гына ала алачак. Тулырак критерийларны Хөкүмәт билгеләргә тиеш. Төзелеш тармагына кредит бирү программасына 12 млрд. сум бүлеп бирелгән.
3. Өлешчеләрнең хокукларын яклау фондын 30 млрд. сумга капиталлаштырырга. Әлеге акчалар «узган елларда җыелган проблемаларны хәл итүгә», ‒ төзелеп бетмәгән йортларны төзүгә тотылачак. 4.ЙОРТ.РФ Дәүләт корпорациясенә йорт салучылардан яңа фатирлар сатып алу өчен 50 млрд. сумлык дәүләт гарантиясе бирергә. Киләчәктә бу фатирларны гражданнар, шул исәптән ташламалы ипотека программасы буенча сатып ала алачаклар.
5. «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты һәм авария хәлендәге торактан күчерү программалары кысаларында чыгымнарның бер өлешен яңадан бүлү. Мондый торактан күчерү, шулай ук юллар төзү һәм ремонтлау темплары арттырылырга тиеш.
Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов билгеләп үткәнчә, төзелеш җәмәгатьчелегендә белем алуга һәм аларны практикада нәтиҗәле куллануга даими һәм мотивацияле омтылышны формалаштыру – тармак үсеше өчен мөһим әһәмияткә ия. Рәссәй Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалында «Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» программасын тормышка ашыру кысаларында ике көнлек вебинар тәмамланды. Анда Идел буе федераль округының 13 регионыннан 350 дән артык вәкил: региональ министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төзүчеләрнең җитәкчеләре һәм башкарма составы катнашты. Семинарның икенче көне барышында «Дәүләт контрактларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны тәэмин итү. Дәүләт программаларын финанслау. Төзелеш процессын финанс ягыннан тәэмин итүдә казначылыкның роле. Финанс контроле һәм мониторинг» темасына Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Хәсәнов А. Р., «Төзелеш күзәтчелеге. Функцияләре, эшчәнлеге. Ярашлылык турында бәяләмә алу тәртибе» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Сафиуллин И. Ф., «Объектларны төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә бухгалтер исәбе. Объектны дәүләт заказчысы балансыннан тапшыру тәртибе. Төп чаралар объектын исәпкә кую (капиталь төзелеш объектының баланс бәясен арттыру)» темасына «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ директоры урынбасары Л.Б. Галимова, «Төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү шартларында инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту инструментлары» темасына Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары И.С. Начвин чыгыш ясадылар. Чара тәмамланганнан соң, вебинарда катнашучылар оештыручыларга нәтиҗәле һәм бик файдалы эшләре өчен, үз тәҗрибәләрен коллегалары белән чагыштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр, укытуның практик юнәлешен билгеләп үттеләр. Үз чиратында, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, укыту планына Рәссәй Федерациясенең башка субъектларыннан килгән практикларны, хезмәттәшләрне дә кертү планлаштырыла.
«Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы базасында дәүләт заказчыларын онлайн–укыту буенча ике көнлек «пилот проекты» эшли башлады. Әлеге программа Идел буе федераль округының җитәкче составын һәм дәүләт заказчыларын укытуны күздә тота. Мәгълүмати модельләштерү инструментларын куллану һәм заманча алымнар турында «АБ-1 архитектура бюросы» ҖЧҖ директоры Иван Мошка сөйләде. Үз чыгышында ул мәгълүмати модельләштерүне проект оешмалары өчен генә түгел, махсус/махсус булмаган заказчы өчен дә куллану өстенлекләре турында җентекләп сөйләде. Чыгышның мөһим өлеше булып 5 төп адымнан торган заманча проектлаштыруның һәр этабы тасвирланды: 1. Проектлауга техник заданиене әзерләү: анда барлык катнашучыларны билгеләү, гомуми байрак бирү һәм кагыйдәләр турында килешү мөһим. 2. Архитектура/технологик концепцияне эшләү: техник биремнең һәм барлык килешүләрнең визуализациясе. 3. Мәгълүмати модельләштерү: визуаль һәм этаплап контроль. Басым нормоконтроль моделенә. 4. Мәгълүмати модельне кабул итү. 5. Проект смета документациясен рәсмиләштерү: башта моделе аннары проект.
Төзелеш тармагына дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте кирәк, бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, «Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» программасын тормышка ашыру кысаларында Идел буе федераль округы вәкилләрен укыту буенча пилот проектын ачып, белдерде. Уку 15 һәм 16 апрельдә Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы Казан филиалы базасында вебинарлар формасында үткәрелә. «Безнең беренчел бурыч – урыннарда заказчының грамоталы квалификацияле хезмәтен тәэмин итү. Моның өчен Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы, ә алга таба «РосКапСтрой» ФАУ белән берлектә, региональ һәм муниципаль хакимият вәкилләренең бюджет акчаларын кулланучылар дәрәҗәсе буенча дистанцион һәм турыдан-туры укулары уздырылачак. Бу эш хәзерге катлаулы шартларда аеруча мөһим, чөнки ил буенча төзелешләр туктатыла, һәм федераль бюджеттан субсидияләнә торган объектлар вакытында гына файдалануга тапшырылмаска мөмкин, асылда да гамәлгә ашырылмый. Мин төбәк җитәкчеләренең үлчәүле позициясенә ышанам, аларга элеккеге режимда эшнең дәвам ителүе, инвестиция-төзелеш процессында катнашучыларның үзара ничек хезмәттәшлек итүе һәм, иң мөһиме, төзелеш мәйданнарында санитар-эпидемиологик иминлек чараларының барысы да тәэмин ителәчәге бәйле», - дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин.
Бүген «Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы базасында «Дәүләт заказчысы эффектив хезмәте» программасын тормышка ашыру кысаларында Идел буе федераль округының дәүләт заказчылары вәкилләрен укыту буенча пилот проект эшләтеп җибәрелде. Дискуссиянең бер темасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне мониторинглау һәм контрольдә тоту мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, вебинарда чыгыш ясаганда, соңгы биш елда республиканың төзелеш тармагында бәхетсезлек очракларының гомуми саны 2,4 тапкырга кимүен билгеләп үтте. Ул шулай ук төзелештәге бәхетсезлек очракларының төп төре булып, элеккечә үк, биеклектән төшү кала, бу күрсәткеч бәхетсезлек очракларының 44% ын тәшкил итә, дип аңлатты. 39% - предметларның егылуы һәм җимерелүе, тулаем алганда, бу төрләр бәхетсезлек очракларының 83% ын тәшкил итә.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, «Дәүләт заказчысының эффектив хезмәте» вебинарында чыгыш ясаганда, Тулаем алганда, инвестицион-төзелеш комплексының эш нәтиҗәләре дәүләт заказчысы хезмәтенең нәтиҗәле эшенә бәйле булганынбилгеләп үтте. Владимир Кудряшев билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен объектлар төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт буенча 50гә якын дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. «Раслауга һәм алга таба гамәлгә ашырылырга планлаштырылган программаларны эшләүгә барлык техник һәм проект-смета документларын максатчан әзерләү кирәк булачак, ул, үз чиратында, барлык кирәкле беренчел-рөхсәт документларын җыю һәм анализлаудан башлана», - диде министр урынбасары. «Дәүләт программаларын формалаштыру стадиясендә үк проект алдын әзерләү буенча бөтен кирәкле эш башкарылсын һәм беренчел документациянең тулы комплекты формалаштырылсын өчен эшне төзү бик мөһим, бу, ахыр чиктә, тагын да сыйфатлырак проект документациясен эшләүгә, бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итүгә һәм объектларны гамәлгә ашыру срокларын киметүгә ярдәм итәчәк»,- дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Татарстан Республикасында торак төзелеше программалары буенча 2020 елның 10 апреленә 839,1 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 28,2%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлык 11 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган.
Калган 119 объекттан 98,8 мең кв. метрда 61 объект әзер диярлек, 104,3 мең кв. метрда 31 объект – уртача әзерлектә, 50,0 мең кв. метрда 27 объектта эшләр күп әле.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 348,0 мең кв. м мәйданда 49 йорт файдалануга тапшырылган. Ике атна эчендә 6,4 мең кв. метр мәйданда 4 күп фатирлы йорт эксплуатациягә тапшырылган.
67 йорт әзер диярлек (70%-100%), 52 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 9 йортта эшләр күп әле (0%-30%).
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 10 апрельгә 470,6 мең кв. м мәйданда 3620 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 33,9%ы. Ике атна эчендә динамика – 52,7 мең кв. м.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2020 елның 10 апреленә 46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Электрон бюджет» системасында чыгымнарны финанслашу буенча муниципаль берәмлекләр белән килешүләр төзүне тәмамлаган.
12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү исемлеге расланган. 2020 елның икенче кварталына аларга субсибияләр күчерелгән.
Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүчедән Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 10 апрельгә 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльчы, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк.
Министр хәбәр иткәнчә, быел алты илкүләм проект гамәлгә ашырылачак: «Демография», «Торак шәһәр һәм тирәлеге», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният». Әлеге проектларны финанслау күләме 13 млрд сум. 125 объектта эшләр башкарылачак.
«Демография» илкүләм проекты буенча 5 млрд 158,49 млн сумга 28 объект буенча эшләр планлаштырылган.
«Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты буенча 66 объект буенча эшләр планлаштырылган, 2 мең 620 кв.м авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү каралган. Гомуми финанслау суммасы 4 млрд 452,7 млн сум.
«Экология» илкүләм проекты буенча 1 млрд 624,68 млн сумга 7 объект буенча эшләр планлаштырылган.
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча 1 млрд 192,53 млн сумга 8 объект буенча эшләр планлаштырылган.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1 млрд 90,9 млн сумга 10 объект буенча эшләр планлаштырылган.
«Мәдәният» илкүләм проекты буенча 84,95 млн сумга 6 объект буенча эшләр планлаштырылган.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, республикада төзелеш барлык объектларда да торгызылгын.
Киңәшмәдә республикада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, dvor.tatar сайтында программаның төп нигезләмәләре белән танышырга мөмкин, шулай ук үз тәкъдимнәреңне дә калдырып була. Телефоны: 8 (800) 27-5-2020.
Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр иткәнчә, иң актив шәһәрләр: Казан, Чаллы, Әлмәт. Бу программа буенча комментарийларны шулай ук «Халык контроле» системасында да калдырып була.
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы дәвам итәчәк.
«Безнең ишегалды» программасы биш елга исәпләнгән, бүген икътисадый вәзгыять катлаулы, әмма без программаны дәвам итәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – зур һәм җитди эш. Быел – старт елы, катлаулы булачак. Безгә халык белән эшләргә өйрәнергә кирәк – аларның теләкләрен тыңларга, ә иң мөһиме – аңлатып бирә белергә».