Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Төзелеш тармагында хезмәтне саклау турында Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы башлыгы объекталардагы бәхетсезлек очраклары турында сөйләде. 2020 елның гынвар-апрель айларында 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән (2019 елда шул чорда -1), шул исәптән үлүчеләр – 4әү, нык имгәнүчеләр – 2әү.
Республикада 24 апрельгә 887,1 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 29,8%ы. Торакны гамәлгә кертү динамикасы 2 атнага 48,0 мең кв.м тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлык 11 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 7,5%ы).
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 348,0 мең кв. м мәйданда 49 йорт файдалануга тапшырылган. 68 йорт әзер диярлек (70%-100%), 51 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 9 йортта эшләр күп әле (0%-30%).
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 24 апрельгә 518,6 мең кв. м мәйданда 3990 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 37,4%ы. Ике атна эчендә динамика – 48,0 мең кв. м.
Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган.
2020 елның 25 апреленә 46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 6 млн. 933 мең сумлык 1 сертификат реализацияләнгән. (Казан).
12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.
Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк. 25 апрельгә 2 сертификат реализацияләнгән.
2020 елга «Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем оешмасын җайлаштыру каралган.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, быел Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 6 илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашачак - Демография, Торак һәм шәһәр тирәлеге, Экология, Мәгариф, Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният. Финанслау күләме – 15 млрд сумнан артык.
2020 елның 6 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында «Чиста төзелеш» акциясе үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, төзүчеләр һәм подрядчы оешмалар төзелеш мәйданчыкларында төзелеш мәйданнарының чисталыгын саклауны тәэмин итү һәм территорияләрнең пычрануына юл куймау буенча чаралар үткәрергә тиеш.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында, дәвам итәргә кирәк:
- төзелеш объектларында һәм оешмалар территорияләрендә үз-үзеңне тикшереп тору, яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмас өчен тәкъдим ителгән чаралар үтәргә;
- яңа коронавирус йогышы авыруының симптомнарын ачыклау буенча контрольне исәпкә алып, төзелеш объектларына һәм оешмалар территорияләренә эшчеләрнең үткәрү режимын тәэмин итәргә.
Быел гражданнарның барлык категорияләренә ярдәм итүгә 1 млрд. сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла. Аерым алганда, 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шулай ук 46 күп балалы һәм 47 яшь гаилә ярдәм алыр дип көтелә. Федераль законнарда билгеләнгән гражданнарның категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча Дәүләт йөкләмәләрен үтәү буенча төп чаралар кысаларында гомуми суммасы 78,24 млн сумлык 35 торак сертификаты бирү планлаштырыла.Шулай итеп, сертификатларны чернобыльчеләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм ерак төньяк районнарыннан күчеп килгән гражданнар ала алачак.
Татарстанда агымдагы елда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 273,6 мең кв.м. булган 4 970 фатирлы 130 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Программа «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышы материалларында әйтелә. «Республикада социаль ипотека программасына яшь гаиләләрне, ятим балаларны; радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны һәм аларга тиңләштерелгән затларны; ерак төньяк районнарыннан чыгып киткән һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрне, күченеп китәргә мәҗбүр булган гражданнарны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, инвалидларын; запастагы хәрби хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү буенча федераль механизмнар кертелгән»,-дип билгеләп үтелә материалларда. «2019 елга торак белән тәэмин итүдә Татарстан Республикасы гражданнарына дәүләт ярдәме» программасы буенча узган ел гомуми мәйданы 358,1 мең кв. м. булган 6 214 фатирлы 119 торак йорт файдалануга тапшырылган.
Татарстанда агымдагы елда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә 840,7 млн сум акча бүленгән. 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышларына бирелгән материалларда әйтелә.
«2019 елда 309 ятим бала торак белән тәэмин ителгән, финанслау күләме 373,2 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджеты хисабына — 328,5 млн сум, федераль — 44,7 млн сум», диелгән материалларда.
Гомумән алганда, 2013 елдан 2018 елга кадәр «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак белән тәэмин итү» программасы буенча 1818 ятим бала торак алган.
Агымдагы елда республикада 30 артезиан скважинасы бораулау, 35 суэтем манарасы урнаштыру һәм 220 км суүткәргеч челтәр салу планлаштырыла. Баулы, Читай, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Мамадыш районнарында эшкә керешкәннәр. Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алмаштыру буенча республика программасы кысаларында 65 объектта 113 казанны алмаштыру планлаштырыла. Индивидуаль җылыту системасына күчү программасы буенча 1 547 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырылган. Шулай ук 2020 елда социаль-мәдәни көнкүреш объектларында 24 казан урнаштыру һәм 18 км газүткәргечен төзү планлаштырыла. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча-Газлаштыру фонды тарафыннан 12 177 урам яктырткычы урнаштыру планлаштырылган. Моннан тыш, республикада су бүлү системаларын модернизацияләү программасы кысаларында объектларны техник тикшерү буенча эш алып барыла.
Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, 2020 елның 1 апреленә бу түләүләр 95,2% тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 1 апрельгә коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен түләү вакыты узган бурычлары 529,9 млн сум тәшкил иткән. Үткән елның шушы чорына карата бурыч 25,8 млн сумга арткан.
Республиканың барлык торак-коммуналь комплексы оешмаларының электр энергиясе өчен җыелма бурычы 147,4 млн сум. Бер ел эчендә бурыч 5,9 млн сумга кимегән. Коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен түләү вакыты узган бурычлары үткән елның шушы чорына карата 22,4 млн сумга арткан.
Коммуналь хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларның электр энергиясе өчен түләү вакыты узган бурычлары 18 муниципаль берәмлектә күзәтелә һәм 81,2 млн сум тәшкил итә, үткән елның шушы чорына карата 28,3 млн сумга ким.
Коммуналь хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларның «Татэнерго» АҖгә җылылык энергиясе өчен түләү вакыты узган бурычлары үткән елның шушы чорына карата 123,6 млн сумга кимегән һәм 445,1 млн сум тәшкил итә.
Министр искәрткәнчә, 2020 елда 6,5 млн квадрат метр мәйданда 1 мең 64 күп фатирлы йортка ремонт ясау карала. Бу программада 41 муниципаль берәмлек катнаша. Бүгенгә проект-смета документациясен эшләү дәвам итә һәм смета хакларының дөреслеге тикшерелә.
Быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында проект-смета документациясе әзерлеге 100% тәшкил итә. Баулы, Чистай, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Мамадыш районнары эшкә кереште. «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча проект-смета документациясе әзерлеге – 58 %. «Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, БМК кую» программасы буенча әзерлек – 56%. «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча республика торак пунктларында тикшерү уздырылган һәм барлык объектлар буенча да дефект ведомостьлар рәсмиләштерелгән. «Су җибәрү системаларын яңарту» программасы буенча объектларны техник тикшерү эше бара.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы, республика тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, 2021 елга төзелеш һәм капиталь ремонт программаларының исемлеген формалаштыру эшен башкарган.