Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Утырыш Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2020 елга бурычлар билгеләүгә багышлана.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров катнашачак.
Бу чара иртәгә, 31 гыйнвар көнне, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк. Башлана - 11.00 сәгатьтә.
Онлайн трансляцияне сылтама буенча карарга була.
2019 елда Татарстанда гамәлдәге республика программалары һәм «Мәдәният» милли проекты буенча 21 мәдәният йорты төзелде һәм 40 мәдәни объектка ремонт ясалды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. "2019 елда республиканың гамәлдәге программалары ярдәмендә, илкүләм проекттан тыш, 21 авыл мәдәният йорты төзелде һәм 40 объект ремонтланды. Зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, ярдәм алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм», — диде Әюпова. Милли проектлар Рәссәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май фәрманнары» нигезендә 2018 елдан башлап гамәлгә ашырыла.
Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, ятим балалар, шулай ук социаль ипотека программасында катнашучылар яңа йортта яшәячәк. Җәйнең икенче аена Бөгелмәдә Герцен урамындагы 38 фатирлы торак йортта өй туе планлаштырылган. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, ятим балалар, шулай ук социаль ипотека программасында катнашучылар яңа йортта яшәячәк. Шулай ук төзүчеләр Карабаш авылында биш күп фатирлы йортны ремонтлаячаклар. Шул ук торак пунктта, Җиңү бистәсендә һәм Ростовка авылында, халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү өчен, су белән тәэмин итү системасы буенча реконструкция үткәреләчәк. Моннан тыш, урам утларын торгызу эшләре дәвам итәчәк. Программага Петровка, Сосновка, Вязовка, Ефановка, Забугоровка, Ростовка кебек торак пунктлар кергән. Кайбер социаль учреждениеләр объектларында җылыту казаннарын алыштыру планлаштырыла.
Татарстанда узган елның декабрендә эскроу-счетлардагы акчаның күләме 1 миллиард сумга арткан.
Узган елның декабрендә Татарстан банкларында ачылган эскроу-счетларның саны 27 процентка артып, 1,7 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Милли банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Өлешле төзелештә катнашучылар тарафыннан эскроу-счетларда урнаштырылган акчаның күләме бер ай эчендә 23,5 процентка (яки 1 миллиард сумга) артып, 5,2 миллиард сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән генә калышып, Россиядә өченче урынны били», - диелә хәбәрдә.
Республикада тугыз вәкаләтле банк төзелә торган объектларда проект финанславы буенча эш алып бара. 1 гыйнварга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, банклар төзелеш компанияләре белән рәсмиләштергән 28 кредит килешүе буенча лимит 22,9 миллиард сум тәшкил иткән.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә, шулай ук, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән компаниянең 2019 елдагы эшчәнлегенә алдан чыгарылган нәтиҗәләр, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын раслау, 2020 елга капиталь кертемнәр программалары.
“Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов үзенең докладында хәбәр иткәнчә, Россиянең гомуми кулланышында Татарстан өлеше 2,8% тәшкил итә. Узган ел Татарстан буенча электр энергиясен куллану 30,6 млрд кВт/сәг (алдагы елга карата 1,3 процентка үсеш белән) тәшкил иткән.
“Куллануга караганда җитештерүнең интенсиврак темплар белән артуы башка төбәкләрдән электр энергиясен алу өлешен 5,6 процентка кадәр кимүгә китерде. Хисап елында төбәктән читтә электр энергиясен сатып алуның кимүе яңа генерация куәтләрен, шул исәптән егәрлек бирү турындагы килешүләр программасы буенча да, файдалануга тапшыру белән бәйле, - дип дип билгеләде Рифнур Сөләйманов.
“Татэнергосбыт” АҖнең эшчәнлек нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары турында компаниянең директор урынбасары Роберт Хәбибуллин доклад ясады.
Узган елның 3декабрендә “Татэнергосбыт” - ЕРЦ” ҖЧҖен “Татэнергосбыт” АҖенә берләштерү процессы төгәлләнде,шуның нәтиҗәсендә компаниянең клиентлар базасы 1,7 млн га артты.
2019 елда “Татэнергосбыт” хисаплау үзәге 40,7 млрд сум җыелган.шуларның 60%ы коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр.
Алга таба Роберт Хәбибуллин электр энергиясе белән тәэмин итү буенча хезмәтләрне бердәм түләү документына кертү проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. “Пилот проект” гыйнварда Саба районында башланды. Февральдә берләштерелгән квитанцияләрне Алабуга һәм Менделеев районнарында яшәүчеләр алачак, ә марттан башлап, республиканың барлык халкы алачак.
Утырышы тәмамланганда Директорлар советы керемнәр һәм чыгымнар бюджетын һәм 2020 елга капиталь кертемнәр программаларын раслады.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының яңа башлыгын тәкъдим итте.
Песошин Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин боерыгы белән Ирек Фәйзуллинның РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнүен искәртте. ТР Премьер-министры Ирек Фәйзуллинга яңа вазифасында уңышлар һәм нәтиҗәле эшләвен теләде. Фәйзуллин, үз чиратында, чарада катнашучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. «Һәр кешенең бер урында эшләүдә үз чоры була, минем чор тәмамланды, - диде Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. - Яңа министрга уңышлар һәм эшнең конкрет, төгәл оештырылуын теләп калам».
ТР Премьер-министры Татарстан Президентының 2020 елның 25 гыйнварында дөнья күргән Указы белән таныштырды. Аның нигезендә Фәрит Хәнифов ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләнә. Хөкүмәт башлыгы Фәрит Хәнифовнең ТР Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыгы структурасында эшләү тәҗрибәсе булуын искәртте, шунлыктан аны барысы да белә.
Белешмә өчен:
Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы 1961 елның 7 мартында ТАССРның Яр Чаллы шәһәрендә туган.
Казан инженер-төзелеш институтын «авыл хуҗалыгы төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлаган (1983 ел). 1983-1986 елларда - «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Тукай районара күчмә механикалаштырылган колоннасы мастеры, прорабы.
1986-1990 елларда - «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Алабуга күчмә механикалаштырылган колоннасының баш инженеры.
1990-1995 елларда - Алабуга шәһәре «Лада» проект-төзелеш кооперативы рәисе.
1995-1998 елларда - Алабуга шәһәре «Татгазспецремстрой» трестының Алабуга махсус ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы, «Татгазстрой» ААҖнең «Алабугагазстрой» филиалы директоры.
1998 елда-Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 1998-2000 елларда-Алабуга районы, Алабуга шәһәре Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы.
2000-2005 елларда-Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының район һәм авыл хуҗалыгы буенча беренче урынбасары.
2005 елдан 2011 елга кадәр - «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының беренче урынбасары, җитәкчесе.
2011 елдан 2015 елга кадәр — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары.
2015 елдан 2017 елга кадәр — ТР Президенты ярдәмчесе.
2017 елның февраленнән - «Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы җитәкчесе. Икенче класслы чын муниципаль киңәшче. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (2000 ел).РФ атказанган төзүчесе (2014). «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел), «2006 елгы Бөтенрәссәй авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Татарстан Республикасында 2020 елның 25 гыйнварына 149,2 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 5%ы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин (хәзер – Россия Федерациясе төзелеш министрының беренче урынбасары) хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, быел төбәктә 50 программа гамәлгә ашырылачак.
Социаль ипотека программасы буенча (2019 елдан калган объектларны да исәпкә алып) 2020 елга инвестицион программа 273,6 мең кв. м торакны файдалануга тапшыруны күз алдында тота, бу – 4 мең 970 фатирлык 130 йорт.
Җир кишәрлекләрен һәм инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды объектларын әзерләү буенча: җир кишәрлекләре барлык объектларга да рәсмиләштерелгән; барлык объектлар буенча да төзелешкә рөхсәтләр бирелгән (шул исәптән хәбәрнамәләр дә); барлык объектлар да проект-смета документациясе белән тәэмин ителгән.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. 91 йорт әзер диярлек (70%-100%); уртача әзерлектә 62 йорт (30%-70%); 24 йортта эшләр күп әле (0%-30%).
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 25 гыйнварга 15,6 мең кв. м мәйданда 120 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.
2020 елда барлыгы 728 гаиләне торак белән тәэмин итү карала, 1 млрд 189,2 млн. сум күләмендә. Шулардан 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулар арасыннан булган затлар; 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә; 28 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.
Моннан тыш, 2020 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми мәйданы 4,5 млн. кв. метр булган 788 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программада 40 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов билгеләп куелды, моңарчы ул Татарстан Республикасы «Главгосэкспертиза России» ФАУның Казан филиалын җитәкләгән.
Искәртәбез, 2010 елдан бирле Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгын җитәкләгән Ирек Фәйзуллин Россия Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга эше өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең тәҗрибәгез гаять зур, Сез – югары дәрәҗәдәге белгеч, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Сезгә Татарстанда башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Ышанам, Сез илебез өчен күп нәрсәләр башкарырсыз. Бүген илебез Президенты Владимир Путин җитди бурычлар куя, бу бурычларны хәл итү өчен профессионаллар кирәк. Без сезгә ышанычлы эшләвегезне телибез».
Ирек Фәйзуллинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены да тапшырылды.
Чәршәмбе көнне, 22 гыйнварда, Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рәссәй Төзелеш министрлыгында беренче эшлекле киңәшмә үткәрде, анда ведомство алдында торган төп бурычларны билгеләде. "Төзелеш тармагы ил үсешенең төп драйверларының берсе булсын өчен, Президент һәм Хөкүмәт рәисе белән очрашуда кардиналь үзгәрешләр кертү бурычы куелды. Без милли проектлар буенча эш планнарын төзергә һәм тармакны яңа дәрәҗәгә чыгарачак һәм ел саен нәтиҗә бирәчәк барлык кирәкле карарлар әзерләргә тиеш", - диде Марат Хөснуллин. Вице-премьер якын арада беренче чираттагы эш юнәлешләрен билгеләде. "Бурычлар арасында-норматив базаны эшкәртү һәм төзелешне артык чикләүләрдән азат итү, бәя хасил итү алымын тамырдан үзгәртү. Моннан тыш, авария хәлендәге торак һәм капремонт буенча җитди мәсьәлә бар – ситуацияне тагын бер кат бәяләргә һәм капиталь ремонтны финанслау күләмен арттыру мәсьәләсен күтәрергә кирәк", - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Очрашу кысаларында министр урынбасары Казан шәһәренең Достоевский урамы буенча 57-нче номерлы йортны өлешләп төзүдә катнашучыларның мөрәҗәгатен карады. Төзүче булып «Свей» фирмасы тора. Илшат Гыймаев өлешчеләргә республикада күрелә торган чаралар, аерым алганда, өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды белән «Свея» проблемалы өлешле объектларын төзү буенча уртак эшчәнлек турында сөйләде. Чарада шулай ук алданган өлешчеләргә ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков һәм Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәтханов катнашты. Мондый очрашулар Төзелеш Министрлыгында даими рәвештә уза.