ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Яшел Үзәндә. Республика лидеры 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. 

Казанда, Константиновка бистәсендә тиздән җирле полиция вәкилләре өчен административ-торак комплекс ачылачак.Бинада гомуми төзелеш эшләре тәмамланып килә, соңыннан яндагы территорияне рәткә китерә башлаячаклар.

"ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" торак мәгълүматлаштыруда үзәк яңа юнәлешләр ачып җибәрә.


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстанда ел башыннан 1 млн 561 мең кв.м торак сафка кертелгән, бу планның 102 проценты. Соңгы атнада төзүчеләр 205 мең кв.м торак тапшырды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Төзелеш министрлыгында Татарстанның Нефть,газ,химия форумына әзерлек мәсьәләләре буенча министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә киңәшмә үтте.

Төзелгәннән бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән Күл Черкене авылы мәктәбе “яңадан туды” – традицион август конференциясе алдыннан аны тантаналы төстә ачтылар.

Мәктәп директоры Әнисә Камалтдинова сүзләренә караганда, әлеге уку йортына узган елларда оптимальләштерү куркынычы янаган. 

Шулай итеп мең бәлаләрдән котылган мәктәптә быел ел башыннан 44 ел буе көтелгән ремонт эшләре башланып киткән. Аны федераль, республика һәм район бюджетларыннан бирелгән 10 миллион сумнан күбрәк акчага подрядчы “ПМК-6” оешмасы төзүчеләре башкарды.

Халыкара торак мохитне проектлаштыру буенча форум әзерлеге кысаларында, аны 2016 елның 21 октябрендә үткәрү планлаштырыла,АИЖК генераль директоры урынбасары Денис Филиппов эш визиты белән Иннополис шәһәрендә булды.

2016 елның 8 августында, ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Чистай ЗТИ тарафыннан 20 эш көне дәвамында Нурлат шәһәрендәге “Нефтьче” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 29,224 мең кв.метр булган 21 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды. Шулай ук документар тикшерү дә үткәрелде. Урынга чыгып һәм документар тикшерү нәтиҗәсендә 139 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен “Нефтьче” ТМШ адресына 22 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.

Бүген КДАТУда Ирек Файзуллин катнашында Белем көненә багышланган тантаналы чара узды.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Зәй ш. ТКХ ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата, гомуми мәйданы 75 419 м2  булган 19 күпфатирлы йортны карап, тикшерү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International