2016 елның 12 маена карата Чистай ЗТИ контрольлегендә булган барлык муниципаль районнарда, уртача тәүлеклек һава температурасы биш тәүлек дәвамында +8 градус булу сәбәпле, 2015-2016 елларның җылыту чорын төгәлләү карары кабул ителде.
Бүген Татарстан башкаласында, СПИДтан үлгәннәрне искә алу халыкара көненә багышлап, Казан Марафоны-2016 уздырылды. Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы «Казан Арена» стадионы янында булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Анна Попова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, ЮНЭЙДСның Көнчыгыш Европадагы һәм Үзәк Азиядәге төбәк ярдәме төркеме директоры Виней Салдана, БМОның ВИЧ-инфекция проблемалары буенча ирекле ихтыярый илчесе җырчы Вера Брежнева һәм башкалар катнашты.
Алан-Бәксәр авыл җирлегенә кергән Алан-Бәксәр Һәм Гәр авылларында "Авыл җирендә урамнарны яктырту" программасы буенча аз энергия алучы яктырткычлар куелды.
Татарстан Республикасында 2016 елның 13 маена 821,1 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чорына карата 101,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре "Бөтенроссия урман утырту көне" агач утырту акциясе кысаларында катнаштылар.
Татарстанда Парклар һәм скверлар елы Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән алты объект “Приметы городов. Лучшие региональные практики в области девелопмента и реноваций” бөтенроссия премиясенә номинант булдылар.
11 май 2016 елга муниципаль берәмлекләрдә Нурлат шәһәре һәм п. г. т. Аксубайда "Актуаль мәсьәләләр, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы"дигән тема буенча,семинар-киңәшмә үтте. Семинарны оештыручы ГАУ "УГЭЦ РТ". Бу семинарда катнашырга, Нурлат һәм Аксубай районнары торак-коммуналь комплекс чакырылган иде .
Яңа йорт Гагарин урамында урнашкан. Яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. Алар – ятим балалар һәм тузган торактан күченүчеләр.
Май аенда Чаллы төзүчеләр файдалануга 30 мең кв. м. торак тапшыруга ниятли.
11 нче майда Куралово авылының Эшчеләр урамындагы16-17 нче номерлы йортлары янында бу йортларда яшәүчеләр торак инспекциясе вәкилләре белән очраштылар.