ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Алабугада коммуналь әҗәтләрне эзләп алу буенча хезмәт эшли башлады. Ул бердәм исәп-хисап касса үзәге базасында оештырылды. Мондый үзәкләр бүгенге көндә бары тик ике шәһәрдә генә бар: Түбән Камада һәм Екатеринбургта. Штат җиде кешене үз эченә ала, аның хезмәткәрләре өч төркемгә бүленгән.

Фучик һәм Зорге урамнары киселешендә урнашкан метрополитенның беренче линия станциясенә рәсми рәвештә “Дубравная-Дубравная” исеме бирелде. 

1-нче апрельдә “Химград” Технополисында “Россиядә энергияне нәтиҗәле һәм экологик файдалану. Практик тәкъдимнәр, карарлар һәм кораллар” семинары була. Чара Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе булышлыгында Россия Идарә итүчеләр һәм девелоперлар гильдиясе тарафыннан оештырыла.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында видеоконференция режимында, Швейцария вәкиле белән, Татарстанның барлык районнар катнашында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу булды.

Казанның капиталь ремонт программасына кертелгән барлык 20 белем бирү учреждениеләрендә дә эшләр инде башланды, дип җиткерде шәһәр Мэриясендәге эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. 


26
март, 2016 ел
шимбә

2016 елда Татарстанда 194,5 мең граждан яшәүче 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

2016 елның февралендә торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тәкъдим итте.


25
март, 2016 ел
җомга

ГАУ Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе, дәүләт төзелеше һәм архитектурасы буенча, "2016 елның Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы "һөнәри осталык бәйге буласын белдерә. Конкурста катнашу өчен гаризаларны 1 тур сорауларга җаваплар буенча, 2016 елның 1 мартыннан -2016 елның 30 апрельна кадәр  кабул ителә.

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән расланган еллык планлы тикшерүләр үткәрү планы нигезендә Азнакай муниципаль районында “Сельхозжилсервис” МУП карата планлы тикшерү үткәрелде.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 ел өчен "Татарстан Республикасының иң уңайлы торак пункты" республика бәйгенең нәтиҗәләрен ясау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International