Алабугада коммуналь әҗәтләрне эзләп алу буенча хезмәт эшли башлады. Ул бердәм исәп-хисап касса үзәге базасында оештырылды. Мондый үзәкләр бүгенге көндә бары тик ике шәһәрдә генә бар: Түбән Камада һәм Екатеринбургта. Штат җиде кешене үз эченә ала, аның хезмәткәрләре өч төркемгә бүленгән.
«Беренче төркем хөкемгә кадәр булган һәм дәгъва белдерү эшләре белән шөгыльләнә, тагын да аныграк итеп әйтсәк, әҗәтле кешене өйрәнү, аның социаль статусын билгеләү, һәр шәхси счетка паспорт төзү алар вазифасы булып санала. Бу төркем белгечләре әҗәтле кешеләр хезмәт куя торган предприятиеләр һәм оешмалар белән дә эш алып бара. Моннан тыш, алар бурычны этаплап түләү турында килешү төзергә тиешләр. Хезмәткәрләрнең икенче төркеме – юристлар. Аларның максаты – алга таба аларны судка тапшыру өчен, әҗәтлеләргә карата дәгъва гаризасы әзерләү. Өченче төркемнең бурычы – әҗәтләрне эзләп алу максатыннан, хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү”.
Яңа бүлекнең игътибар үзәгенә эләгер өчен, ТКХ өчен 20 мең сум күләмендә әҗәт туплау да җитә. Әмма эш бирүчеләргә бурычлы хезмәткәр турында мәгълүмат 15 мең сумнан башлап юлланачак.