ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Төзелеш министрлыгының чыгышлы коллегиясендә чыгыш ясады, әлеге чара сәнәгать материалларын җитештерү һәм гамәлләштерүгә багышланган иде. 
Төзелеш минитрлыгының "Төзелеш материаллары сәнәгать предприятиеләренең конкурент мөмкинлеге: җитештерүләрнең үсеш перспективасы һәм яңа төзелеш материалларын куллану проблемалары" коллегиясе кысаларында 2013 ел өчен "Авыл клублары" программасының нәтиҗәләре ясалды. 
Бүген Зәй шәһәрендә узган Төзелеш министрлыгының коллегиясендә Алмаз Әхмәтшин "Татарстан Республикасында  инновацион төзелеш материалларын куллануны киңәйтү" темасына багышланган доклад белән чыгыш ясады. 
Бүген Зәй шәһәренең "Техно" заводында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының "Төзелеш материаллар сәнәгате предприятиеләренең конкурентлык мөмкинлеге: производстволарның үсеш перспективалары һәм яңа материалларны куллану проблемалары" темасына багышланган күчерелмә коллегиясе узды. 
Бүген Зәй районында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында ике социаль-әһәмиятле объект тантаналы рәвештә ачылды. 

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Россия Федерациясе Хөкүмәтендә узган "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны торак белән тәэмин итү механизмнарын яхшырту" соравына багышланган киңәшмәдә катнашты. 
Бүген Түбән Кама муниципаль районында «2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерү» максатлы программасы кысаларында модульле ФАП һәм ветеринария хезмәтте бинасының тантаналы ачылуы булды. 

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм  Danfoss A/S (Дания)  компаниясе арасында Энергия саклау өлкәсендә килешү төзелде.
"Корстон" кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер энергияне сак тоту җайланмалары экспозициясен карап чыктылар. Күргәзмәдә «Данфосс» (Дания) компаниясенең җитештерү җайланмалары һәм технологияләре куелган иде.
Бүген Казанда “Данфосс” - Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары" энергияне сак тоту технологияләре буенча конференция узды. Чара ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International