ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2014 ел
сишәмбе
«Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе» эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе Татарстан икътисадын үстерүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең Казанда узган хисап-сайлау җыелышында әйтте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Иннополис" махсус икътисад зонасында су белән тәэмин итү һәм су чыгару сорауларын тикшерделәр. 
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында җир асты төзелеше белән шөгыльләнүче Bilfinger һәм энергия булдыруның альтернатив ысулары буенча эшләүче IB Grossmann компанияләренең семинар-презентацияләре узды. 

26
май, 2014 ел
дүшәмбе

Ике елдан Казан янында, Татарстанның Лаеш районында InPark муниципаль дәрәҗәдә шәхси индустриаль парк эшли башлыйЯңа мәйданчык нигезенә таш салу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Проектның инвесторы – DoorHan компанияләр төркеме. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – автоматлаштырылган ишекләр һәм капкалар җитештерү. DoorHan компаниясенең Россиядә, шул исәптән Лаеш районында, Чехия һәм Кытайда производстволары бар. Кытайның Сучжоу шәһәр округында инде күп еллар дәвамында муниципаль дәрәҗәдә индустриаль парк мәйданнарында компаниянең заводы эшли. Андагы тәҗрибәне DoorHan Россиядә дә шундый технопаркларны оештыруда кулланырга җыена. 

Киңәшмә барышында Министрлык алдында торучы актуаль сораулар һәм алдагы атналарга планнар каралды. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык бергәлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Россия эшкуарлары көнендә уздырылды, ул ел саен 26 майда билгеләп үтелә (“Россия эшкуарлары көне турында” Россия Федерациясе Президентының № 1381 Указы нигезендә).
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунальхуҗалык министрлыгының "Төзелеш материаллар сәнәгате предприятиеләренең конкурентлык мөмкинлеге: производстволарның үсеш перспективалары һәм яңа материалларны куллану проблемалары" темасына багышланган коллегиясенә журналистларны чакырабыз.
Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә 11-13 июнь көннәрендә Бишенче юбилейлы Россия-Казахстан сәнәгатенең "Expo-Russia Kazakhstan 2014" күргәзмәсе үтәчәк. 
Биналарда эшләр тәмамланып килә. 

24
май, 2014 ел
шимбә
Республикада 23 майга 996,8 мең кв. м. торак йорт тапшырылган, ул еллык йөкләмәнең 41,6%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International