Бүген аппарат киңәшмәсе барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру һәм модернизацияләү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Ирина Ивановна Васинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ирина Ивановнага ихлас котлау сүзләре һәм теләкләр җиткерелде.
Татарстан Республикасында 2014 елда авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча 529 торак йортның 3858 торак урынында яшәүче 9464 кешене күчерү күз алдында тотыла.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катншаты.