Сергей Степашин ТКХ реформалашуына хезмәттәшлек фондының рәисе булып билгеләнде

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
РФ Исәпләү палатасының элеккеге җитәкчесе Сергей Степашин дәүләт корпорациясе - ТКХ реформалашуына хезмәттәшлек фондының күзәтү советы рәисе булып билгеләнде, дип хәбәр ителә фондның рәсми сайтында.

Элек ТКХ Фондының күзәтү советын РФ региональ үсеш министры Игорь Слюняев җитәкләп килгән.

ТКХ Фонды 2007 елда РФ субъектларына һәм муниципаль берәмлекләренә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауда һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүдә ярдәм күрсәтү максаты белән оешкан иде. 2013 елдан башлап Фонд акчалары шулай ук коммуналь инфраструктура системаларын яңартуга да юнәлтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International