Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Казанның Юдино бисәсендә ремонтланган «Юлдаш» яшьләр үзәгендә булдылар.
Бинаны карауда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Горький тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Кунаклар өчен яңартылган үзәк буйлап экскурсия оештырылды. Капремонтка кадәр бина берничә ел бөтенләй файдаланылмаган. Бүген монда эшчәнлекнең бик күп юнәлешләре буенча барлык шартлар да тудырылган.
Үзәктә тау туризмы, скалодром зоналары, тир, универсаль зал һәм коворкинг бар. Һәркем җаны теләгән эш белән шөгыльләнә ала: альпинизм, велотриал, воркаут, кроссфит, бокс, дзюдо, хореография яисә брейк данс. Аена барлыгы 350 кеше үзенә шөгыль таба ала бу үзәктә.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт ясалган ММҮ бинасына күчкән Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булды.
Аның белән бергә бинаны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин да карадылар.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган бинаны карап чыкты: татар язуы тарихына багышланган инсталляция белән танышты, «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабы күргәзмәсен карады, тавыш яздыру студиясендә булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бердәм мәдәни киңлекне тәшкил итә. Күргәзмә мәйданчыклары, коворкинг һәм һәркем өчен яраклы киңлекләр бар. Шулай ук сирәк һәм борынгы китап фондларын саклау һәм торгызу өчен шартлар тудырылган.
Рөстәм Миңнехановка әлеге урынның техник мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Трансформацияләнә торган зал кыска вакыт эчендә төрле форматта чаралар уздырырга мөмкинлек бирә. Төп юнәлеш – театр сәнгате. Мәйданчык «Угол» иҗат лабораториясе һәм «Әлиф» иҗат берләшмәсе резиденциясе булачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентына борынгы китаплар, кулъязмалар һәм фотографияләр күргәзмәсен күрсәттеләр
Марат Хөснуллин капремонт нәтиҗәлрен югары бәяләде. «Бу – югары дәрәҗәдәге мәдәният һәм мәгариф объекты. Республика җитәкчелегенә эзлекле сәясәте өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан төзелүнең 100 еллыгы кысаларында республикада күп кенә социаль һәм мәдәни объектлар ачыла, шуларның берсе – ММҮ.
Татарстан Республикасы Президенты татарстанлыларны Республика Көне белән котлады һәм аларга барлык башлангычларында да уңышлар теләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә оештырылган чараларның берсендә – Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген тапшыру тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Казанда яңа «Урам» экстрим-паркында булдылар.
Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьерына яшьләр өчен кирәкле бу мәйданчыкны төзү турында сөйләде.
«Урам» экстрим-паркы бүгенгә Россиядә иң зур экстрим-парк санала, ул Казансу яр буенда, Миллениум күпереннән ерак түгел төзелгән.
«Урам» паркы территориясендә 8 төрле мәйданчык бар. Проектлау һәм төзелеш эшләрен Legato Sports Architecture компаниясе башкарган. Бу компания спорт объектлары һәм җәмәгать киңлекләре кора.
Төзелеш 2020 елның гыйнварында башланган. Дисциплинара синергия спортчыларның бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек киңлек тудырырга мөмкинлек биргән.
Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин мәйданчыкны карап чыктылар һәм спортчылар белән аралаштылар.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Кадерле якташлар!
Быел без Республика көнен аерым хис белән билгеләп үтәбез. Нәкъ йөз ел элек Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет кабул ителгән иде. Бу вакыйга татар халкы үсешенә генә түгел, ә ул вакытта яшәгән һәм хәзерге вакытта бу җирдә яшәүче башка кешеләргә дә йогынты ясады. Без шактый катлаулы юл үттек. Гасырлар эчендә безнең халыклар бер-берсеннән өйрәнде, тыныч яшәргә өйрәнде. Хәзер, үткән еллар биеклегеннән карап, Татарстан уртак йортка әйләнде дип горурланып әйтергә була. Мондый бердәмлектә-безнең көч, бөек киләчәк өчен ныклы нигез. Безнең җиребездә тынычлыкны саклауда ихлас катнашуыгыз һәм туган ягыбызны матуррак һәм уңайлырак итү өчен куйган тырышлыгыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә нык сәламәтлек, яңа хезмәт казанышлары, тынычлык һәм иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Бәйрәм белән! Республика Көне Белән!
Бүген Казанның Юдино бистәсендә капремонттан соң Тимер юлчылар мәдәният сарае ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Горький тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Тимер юлчылар мәдәният сарае – Казанның иң борынгы мәдәният йортларыннан берсе, тарихи архитектура ядкяре. Объект 1959 елда төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов Юдино кешеләрен Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрикләде. Ул ассызыклаганча, Казанның бу тимер юл бистәсе – эре сәнәгать үзге, республиканың тимер юл башкаласы. «Монда хезмәт кешеләре яши. Без спорт үзәге дә, мәдәният үзәге дә һәм җәмәгать киңлекләре дә ясыйбыз дип килешкән идек. Бүген без сезгә башкарган эшебез турында мәгълүмат бирергә әзербез», - диде ТР Президенты.
Монда 480 урынлык төп концерт залыннан тыш, тагын ике күп функцияле зал булдырылган.
Мәдәният сараена капиталь ремонт белән бергә, аның алдындагы мәйдан да үзгәртеп корылган. Фонтан торгызылган, кече архитектура формалары урнаштырылган, яктырту җайланмалары яңартылган, территория яшелләндерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка мөхтәрәм кунаклар Кабан күле яр буе буйлап йөреп чыктылар. Исегезгә төшерәбез, Кабан күле яр буеның икенче чиратын ачу бүген Татарстан Республикасы көненә багышланган иде. Биредә спорт мәйданчыгы, барбекю шәһәр зонасы барлыкка килде һәм актив эшли, спортның су-ишкәк ишү төрләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе күнегүләре уза, дендрология һәм күлләрне чистарту системасы булдырылды. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен шундый кирәкле велоюллар барлыкка килде.Шулай ук территориядә көймәләр прокаты, кафе һәм бәдрәф булачак.
Соңгы елларда Татарстан Республикасында, тулаем Рәссәй Федерациясендәге кебек үк, халык тормышы өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга, шәһәр тирәлегенең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән масштаблы үзгәрешләр үткәрелде. Быел республикада 2 млрд. сумнан артык суммага 62 объектны төзекләндерү планлаштырылган. «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы 2017 елда «ТКХ һәм шәһәр мохите» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында эшли башлады. Шул ук вакытта программаның «чишмә башы» нәкъ менә Татарстан булды, 2015 елда «Татарстан Республикасында 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турында» Указына кул куелды. 2015-2019 елларда республикада 382 объект төзекләндерелгән, 11,4 миллиард сум акча кертелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, иҗтимагый оешмалар үсеше турында сөйләгәндә: «Татарстан яшәргә теләгән урын булырга тиеш һәм барысы да килергә омтылырга тиеш», - дип ассызыклады. «Илдәге эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, барлык куелган бурычлар сыйфатлы һәм вакытында үтәләчәк. Иҗтимагый киңлекләр республиканы бизәргә генә түгел, ә гражданнарның яңа мәдәни һәм социаль Яшәү дәрәҗәсен дә формалаштырырга тиеш»,- дип хәбәр итте төзелеш министры Фәрит Хәнифов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ике спорт объектын ачу тантанасында катнашты. Болар – «Победа» күнегүләр уздыру футбол манежы һәм «КАМАЗ» түбәсе ябылган ясалма бозлы шугалак.
«Победа» футбол манежы күләме – 90 метрга 45 метр. «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 700 бала һәм яшүсмер өчен бу объект бик мөһим.
Бу – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, Татарстанның эре шәһәрләрендә төзелүче дүрт футбол манежының беренчесе.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин футбол манежына автобус бүләк итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, 2018елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздырганда аны Исландия командасы шаккаттырган. Бу команда алдынгы футбол клубларына каршы торды, диде Рөстәм Миңнеханов. «Мин аптырадым, ничек инде салкын климатлы бу кечкенә ил шундый уңышларга ирешә ала? – диде Рөстәм Миңнеханов. – Алар күп кенә ябык түбәле манежлар корганнар һәм ел әйләнәсендә күнегүләр уздыра алалар икән. Татарстанда мондый футбол манежлары булдыру фикере нәкъ менә шул вакытта туды. Безнең малайлар кемнән ким, әгәр аларга спорт, футбол белән шөгыльләнү өчен башка илләрдәге кебек шартлар тудырсак, без дә күп нәрсәләргә ирешергә мөмкинбез. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, Татарстанның эре шәһәрләрендә төзелүче дүрт футбол манежы әзер диярлек. Беренчесен менә бүген Чаллыда ачабыз. Барыгызны да шул вакыйга белән котлыйм!»
Икенче ачылучы спорт объекты «КАМАЗ» түбәсе ябылган ясалма бозлы шугалак булды. Аны 2020 елның февралендә төзи башлаганнар. Бу шугалак фигуралы шуу бүлекләренең һәм «Чаллы» спорт хоккей мәктәбенең 600 тәрбияләнүчесе өчен корылган.
2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 843 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 836 мең сумлык 100 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 11 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
27 августка республикада торак төзелеш программалы буенча 1 млн 733,6 мең кв.метр торак гамәлгә кертелгән. Бу – планның 58%ы. 2 атна эчендә үсеш 83,4 мең кв.метр. Үткән елның шушы чорына карата 104,6 %.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 85,7 мең кв. метр булган 1 мең 474 фатирлык 62 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган. Калган 68 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 38 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә – 22 объект, 8 объектта эшләр күп әле.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 601,6 мең кв. м мәйданда 81 йорт файдалануга тапшырылган, планның 45,7%ы.. Калган йортлар буенча 72 объект – әзер диярлек, 24 объект – уртача әзерлектә.
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 27 августка 1 млн. 46,3 мең кв. м мәйданда 8 мең 48 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 75,3 %ы. 2 атна эчендә үсеш 43,4 мең кв.метр.
Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган. Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ДТФ арасында 349 торак урынына төзелгән контрактлар кысаларында бүгенгә 205 торак урынына милек хокукы теркәлгән, 103 торак урыны сатып алу алды әзерлеге дәрәҗәсендә, 41 торак урыны эксплуатациягә тапшырылмаган йортларда (әзерлек 84%тан артык).
46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар гамәлгә ашырылган, 33 документ реализацияләнгән. 36 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән. Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат рәсмиләштерелгән. 17 сертификат реализацияләнгән.
Министр хәбәр иткәнчә, «Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 3 юнәлеш буенча 1 программа гамәлгә ашырыла: ФАПлар төзү (43 объект); табиб амбулаторияләре төзү (7объект), гомуми практика табибы офисы төзү каралган. 27 августка 3 ФАП төзү тәмамланган. 40 объектта эшләр дәвам итә.
Табиб амбулаторияләре төзү буенча барлык 7 объектта да эшләр бара.
Гомуми практика табибы офисы төзү буенча әзерлек эшләре тәмаланган.
«Спорт» тармагы буенча 3 юнәлештә 1 программа гамәлгә ашырыла: универсаль спорт мәйданчыклары төзү (84 объект); блоклы-модульле чаңгы базалары төзү (6 объект); ябык түбәле футболь манежы төзү (1 объект). 27 августка 44 муниципаль берәмлектә 82 универсаль спорт мәйданчыгы төзү буенча эшләр тәмамланган.
Блоклы-модульле чаңгы базалары төзү буенча 6 объектның берсендә эшләр тәмамланган.
«Мәдәният» тармагы буенча авыл клублары төзү программасы гамәлгә ашырыла. 27 августка 1 объектта эшләр тәмамланган (Буа районы), 11 объектта эшләр дәвам итә.
«Яшьләр сәясәте» тармагы буенча балаларны савыктыру лагерьарын төзү һәм аларны реконструкцияләү программасы гамәлгә ашырыла. Бүгенгә 8 объекттан 6 объектта эшләр тәмамланган.
«Авыл хуҗалыгы» тармагы буенча 2 программа гамәлгә ашырыла (97 объект): сыер һәм сарык фермалары төзү буенча 7 объекттан 3 объектта эшләр тәмамланган, силос-сенаж траншеяләре кору буенча 85 объекттан 41ендә эшләр тәмамланган.
Бүтән социаль программалар буенча 2 программа гамәлгә ашырыла (32 объект): авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонт (11 объект) һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блоклы-модуль пунктларын төзү буенча 21 объекттан 16сында эшләр оештырылган. 27 августка авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү буенча 11 объектта да эшләр оештырылган.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 2020 елда «Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем учреждениесе җайлаштырылачак. Эшләр 2 объектта тәмамланган.
Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпнең 11ендә эшләр бара, 25ендә эшләр тәмамланган.
Бүген Чаллыда берьюлы ике спорт мәйданчыгы ачылды. 11 һәм 22 нче мәктәпләрдә. Спорт объектларын ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды.
Башта тантаналы чара 11 нче мәктәптә узды. Футбол буенча кечкенә мәйданчык, мәйданчыклар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.