ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең  сумга 197 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татар халык бәйрәме Сабантуй Казахстанда Семей шәһәрендә узды. Сабан бәйрәме мәртәбәле кунаклары арасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы вәкилләре булдылар. Очрашу барышында яклар яңа юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итүне киңәйтү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Семей шәһәре хәкиме Ермак Сәлимов Казан шәһәрендә 2015 елда төзелгән Казан хореография училищесы укучылары өчен Интернатына кызыксынуын белдерде. Ул Татарстан коллегаларын үз территориясендә шундый ук объектны төзү өчен консультатив ярдәм күрсәтергә һәм проект карарын бирергә сорады.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген төзелеш өчен инновацион чишү – «җиңел алгы як» каркаслы системасы һәм «тере» мәгълүмат алмашу асылында BIM-модельләштерү тәкъдир итү узды. Чарада Татарстан Төзелеш министрлыгы төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динара Сагдатуллина җитәкчелегендә хезмәтләре заказ бирүчеләр, төзелеш һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты. Очрашу барышында яклар төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә, әлеге чишүне кулланып, пилот проектын тормышка ашыру. Рәсәй һәм БДБ территориясендә «Сен-Гобен» компаниясенең гамәлдәге сигез завод бар. 2015 елда Рәсәйдә, Егорьевск шәһәрендә, LEED («Энергетика һәм экологик проектлауда лидер булу ») алтын сертификат алган, компаниянең беренче R&D үзәге ачылган.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Илшат Гимаев өлешләп төзү буенча законнардагы үзгәрешләр турында семинар-киңәшмә үткәрде: анда өлешләп төзү өлкәсендә төзүчеләр, банклар һәм тикшереп тору (күзәтчелек итү) буенча вәкаләтле органнар вәкилләре катнашты. «Бүгенге көндә квартал саен бирелгән хисап нәтиҗәләре буенча, республикасы территориясендә 214-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 123 төзүче эшчәнлеге гамәлгә ашыра, 305 объектлары төзелеше алып барыла, мәйданы – 3 млн. 894,4 мең кв. м., алар буенча 32 923 өлешләп тезү килешү теркәлгән, һәм гражданнарның 77 млрд. 577,7 млн. сум сумлык акчалары җәлеп ителгән. Яңгыраган саннар бик олы төзелеш күләмнәре һәм өлешләп төзүдә катнашучыларның бик күп акча җәлеп ителгәне турында сөйли, – диде Илшат Гыймаев. –Төзүчеләр эшчәнлегенең ачыклыгын күтәрү, гамәлдәге җайга салуны камилләштерү, һәм өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын көчәйтүне тәэмин итү максатыннан, күп фатирлы йортларның өлешле төзелеш өлкәсендә законнар соңгы вакытта зур үзгәрешләр узды».


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә «Яшь профессионаллар (WorldSkills)» 2018 финалында сайлау ярышлар нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Үзенең сәламләү сүзендә министр билгеләп үтте: очрашу, «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» 2018 VI милли чемпионатында катнашып, Татарстан Министрлык беркетелгән компетенцияләрен алган нәтиҗәләр турында фикер алышыр өчен оештырылды. «Безнең арттан 20 юнәлеш беркетелгән. Шулардан финалга 8 компетенцияләр чыкты: «Кирпеч салу»; «Балтачы эше»; «Җихазлар җитештерү»; «Суыткыч техникасы һәм кондиционер системалары»; «Буяу һәм бизәү эшләре»; «Плитка белән тышлау»; «Столяр эше»; «Түбә ябу эше»; («Таш эшкәртү эше» («Ташны архитектуралы эшкәртү»)). Берсендә без инде чемпионнар, анысы бик куңелле. Тик эшли торган мәсьәләләр җитәрлек», - дип Ирек Фәйзуллин киңәшмә башында билгеләде. Бу чарада, Югары уку йортлары, Урта уку йортлары һәм алар артыннан тегесе яки башка компетенциясе беркетелгән предприятиеләр вәкилләре катнаштылар. Киңәшмәдә катнашучылар финалга әзерлекнең барышы турында һәм бүгенге көндә булган һәм уртак карарлар таләп итүен сораган проблемалар хакында сөйләделәр. Очрашу барышында Ирек Фәйзуллин шулай ук уку йортларын тәэмин итү буенча мәсьәләләрне хәл итү зарурлыгы турында белдерде. «Без конкурсларда җиңү өчен генә түгел, тик алга таба да тәмамлаучылар заманча җиһазларларда эшли алсыннар өчен катнашабыз », - диде министрлык башлыгы.

Бүген  Татарстан Республикасының инвестицион-төзелеш баш идарәсендә "2018 елда Амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарын капиталь ремонтлау" программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Фикер алышуда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында әлеге проектны гамәлгә ашыруга бәйле кайбер мәсьәләләр каралды. Республикада 2018 елга 3195,72 млн. сум сумлык амбулатор-поликлиника учреждениеләре 114 биналары капиталь ремонты планлаштырылган. Бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләре 97 объектта башланган. Белешмә: 2017 елда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә амбулатор-поликлиника учреждениеләре 74 бинасы ремонтланган.


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

16 июньдә  Балтач районында «Сабантуй» татар халык бәйрәме бәйрәм итү кысаларында уңган хезмәткәрләренә мактау грамоталары тапшырылды. Мактау грамоталары авыл хуҗалыгы объектларын төзелүдә һәм капиталь ремонтында кызыксынган  төзүчеләргә тапшырылды. Бүләкләү тантанасында "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе идарәсе Мәҗит Салихов ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин исеменнән авыл хуҗалыгы объектларын төзегәндә һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Илдус Габидуллин («Бурбаш» ҖЧҖ прорабы), Наил Гарипов ( «Алга» ҖЧҖ төзелеш бригадиры), Габдельбар Гозәеров («Арбор» ҖЧҖ бригадиры ), Жавдат Рәхимов ( «Игенче» АХҖК техник-төзүчесе), Набиулл Хурматуллин ( «Шушма» АХҖК инженер-төзүче).


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында мәгариф объектларына капиталь ремонт дәвам итә, болар: гомуми белем оешмалары, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар. 2018 елгы исемлеккә 28 гомуми белем оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль мәктәп; 12 коррекцион мәктәп һәм 94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елда Татарстанда 28 яшүсмерләр клубларын ремонтлыйлар, әлеге максатларга республика бюджетыннан 93,7 млн сум, бүлеп бирелгән -  бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының капиталь төзелеш программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов хәбәр итте. «Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы 2015 елдан башлап гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә 300 млн. сумга 86 объект ремонтланган. Быел 93,7 млн сумга 28 объект ремонты планлаштырылган. Бүгенге көндә фактик эшләр башкаруы бөтен республика буенча 79% тәшкил итә, Кукмара һәм Зәй районнарында ике объектта эшләр тулысынча тәмамланган. Тулаем алганда Татарстанда, программа 2018 елның җәй ахырына кадәр тәмамланачак», - диде Файзетдинов журналистлар белән очрашу барышында. Ул аныклап узганча, капиталь ремонт программасының заказ бирүчесе булып «РТ Главинвестстрой» чыгыш ясый. Татарстан журналистларының бүген яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау барышын шәхсән контрольләргә мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен «ТР Главинвестстрой» белгечләре Казанда «Прометей» һәм «Арабеска» яшүсмерләр клубларын карау белән пресс-тур оештырдылар. Учреждениеләрнең икесе дә «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубы Берләшмәсенә» керә.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законын актуальләштерү проекты Татарстан Дәүләт Советы профиль комитеты утырышында каралды. Документны министры урынбасары Владимир Кудряшев тәкъдим итте. 2018 елның 3 апрель көнендә Рәсәй Федерациясе Президенты Федераль Законына кул куйды, ул закон Рәсәй Федерациясе Торак кодексына төзәтмәләр кертте. Чыгыш барышында министр урынбасары«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү Турында» Татарстан Республикасы Законындадәүләт торак күзәтчелеге органы вәкаләтләрен төшереп калдырырга тәкъдим итте, чөнки төбәк дәүләт торак күзәтчелеге Рәсәй Федерациясе Торак кодексының 20нче статьясы нигезендә гамәлгә ашырыла.Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкаләтләрен актуальләштерергә кирәк, 2004 елгы 30 декабрь көне 210-ФЗ номерлы «Коммуналь комплексы оешмалары тарифларын җайга салу нигезләре Турында» федераль законының үз көчен югалтканын тануы сәбәпле. «Элек әлеге закон проектын Эксперт Советында, Ведомство арасында координация комитеты һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы карады һәм хуплады. Сездән безнең инициативага ярдәм итәргә сорыйбыз», — дип министрлык вәкиле депутатларга мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International