ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

Ел башланганнан бирле Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 1180 тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәләре буенча Казанда һәм Алексеевскта 9 техник иминлекне бозу очрагы ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Татарстанның ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча региональ үзәге идарәче компанияләр рейтингын төзеячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә  үзәгенең башкарма директоры Дмитрий Романов хәбәр итте. Спикер сөйләвенчә, рейтингны төзү өчен идарәче компанияләр эшчәнлеге буенча тиешле бәяләү критерийларын эшләргә кирәк.

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районы Кугунур һәм Нуринэр авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Казанның Генераль планы турында фикер алышу булды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты. 

Түбән Кама торак инспекциясенә Төзүчеләр проспекты буенча 6 номерлы йортның 409нчы фатирында яшәүчедән подъездда ут булмау турында мөрәҗәгать килеп иреште. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм баскыч урыннарында яктырту системасын тиешенчә карап тоту, йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча үз вакытында чаралар күрелмәү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "УК-Вокзальная-1" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты инспекция тарафыннан, штраф салынып, РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның Төзелеш министрлыгында, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов һәм Чиләбе өлкәсе икътисади үсеш министры Сергей Смольников белән тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу узды.

Гомум йорт ихтыяҗлары (ГЙИ) буенча югары исәпләү өчен идарәче оешмалар штрафка тартылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.

2017 елда Татарстанда 31 яңа авыл клубы барлыкка киләчәк. Бу объектларын төзелешенә республика бюджетыннан 274,9 млн. сум бүлеп бирелгән. 2012 елда ТРда мәдәни җәмәгать үзәкләре төзү буенча "Авыл клублары" программасы кабул ителгән иде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

РФ Президенты 2016 елның  16 май көне үткәрелгән социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Комиссия Утырышында билгеләнгән Россия Федерациясе халкынына региональ һәм муниципаль идарә органнарының төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә эшләре турында  тулы мәгълүмат бирү максатына таянып ачык мәгълүмат агентлыгы "Россия Яңалыклары" һәм"Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе РФ стратегик проектлары һәм субъектларының программалары буенча "Россия һәм төбәкләре" исемендәге җыелма яңалык күзәтү формалаштыра.

Татарстанда быел 11 яңа чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Модульле базалар төзүгә 66 млн сум акча тотылачак – һәркайсына 6шар млн. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International