17 март көнне "Татарстан Республикасының 2017 елның иң яхшы сметачысы" яңа һөнәри осталык конкурсы старт алды. Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Республиканың "Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы" исеменә һөнәри осталык конкурсын үткәрү уңай тәҗрибәсен бик югары бәяләде һәм I бөтенроссия "Рәсәйдә 2017 елның иң яхшы сметачысы" исеменә һөнәри осталык конкурсын үткәрү буенча инициативасын хуплады. Конкурста катнашуга төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендә кирәкле белемнәргә ия булган, 2014 – 2016 елларда "Татарстан Республикасының иң Яхшы сметачысы" конкурсының соңгы турларда катнашучылар һәм барлык теләүчеләр чакырыла. Конкурс турында тулырак мәгълүматны gosekspertiza-rt.ru сайтында табарга була.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында Алтай краеннан делегациясе вәкилләре белэн очрашу узды. Очрашу ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Илшат Гимаев җитәкчелегендә узды.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә VII Республика яшьләр форумы кысаларында "Архитектура һәм сәнгать территориясе" тематик мәйданчыгы 14 проектны көндезге яклау узды.
Быел Яр Чаллы шәһәрендә өч мәктәп һәм ун балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Республика бюджетыннан мәгариф учреждениеләре ремонтына 360 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 33 нче мәктәпне, 36 нчы һәм 77нче гимназияләрне төзекләндерүенә 90 млн 859 мең сум бүлеп бирелгән .
Татарстанда гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) алынган түләү нормативы Россия буенча иң түбәне. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасының 7 нче чакырылыш депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең фракция әгъзасы, Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Сидякин сөйләде.
Төзелеш,төзекләндерү буенча республикада кабул ителгән программалар Кайбычта уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы елларда район чын мәгънәсендә төзелешләр мәйданына әверелде. Авылларда күпфункцияле үзәкләр сафка баса, мәдәният йортларына, мәктәпләр, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала. Быел Соравыл авылында булачак клубка нигез салынды, Олы Тәрбит авылы клубына капиталь ремонт ясалачак.
Быел Татарстанда 146 белем бирү оешмасына капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. Бу мәгълүматларны бүген журналистларга “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.
Казан ярминкәсендә 25-28 апреленә кадәр ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә «ВолгаСтройЭкспо» 22 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
2017 елда Татарстанда 681,38 миллион сумга 10 ресурс үзәгенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткән иде.
Агымдагы елда “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы кысаларында Нурлат районында 18 ятим фатир алачак. Август аенда Нурлатның Кызыл Армия урамында 24 фатирлы йорт барлыкка киләчәк. Узган атнада биредә нигез салу эше башланды.