2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
КДАТУда Миндәлә районы башлыгы Валерий Чершинцев һәм университет ректоры Рашид Низамов очрашуы узды. Очрашу барышында Миндәлә шәһәренең иҗтимагый киңлекләр инфраструктурасын яңарту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Университетның бер төркем яшь архитекторлар проект эше яңа заманча урбанистика белән район территориясе үсеше белән шөгыльләнәчәк. Район башкарма комитеты һәм университет арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган булачак.
Яңа Чишмәнең Чистопольская 6 урамында ятим балалар өчен йорт төзелә.Төзелешне ООО «Төзүче» оешмасы башкара. Хәзерге вкытта стенасы төзелә, бүлмәләр бүленә.
Татарстан Республикасында 2017 елның 17 мартына 526,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 103% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тармак ветераннары!
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән сезне һөнәри бәйрәм - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу – тыныч, затлы һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең бәйрәмләренең берсе. Сер түгел, торак-коммуналь өлкәсе ил икътисадының иң катлаулы тармагы. Бүген барысы да коммуналь структураларның күнеккән туктаусыз эшләүгә ияләште, әмма бик азлар гына бу катлаулы процесс артында күп йөзләгән кешеләрнең җайга салынган эше торганы турында уйлый.
Шәһәрнең узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында нигез салынган Яшьләр паркы тиздән тагын бер яшьлеген кичерәчәк – анда төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ул ике этаптан торачак.
2017 елның 15 март көнне "торак-коммуналь хуҗалыгында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә кадрлар әзерләү" түгәрәк өстәл кысаларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты “ПП “ТехВент” ҖЧҖ компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Килешүдә яклар 2014-2018 еллар чорына ике як өчен дә файдалы фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төзелеш тармагын үстерү өстенлекле юнәлешләре буенча, фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык тәҗрибә эшләренең үткәргәндә интеллектуаль, матди, мәгълүмати ресурсларын уртак куллану турында белдерделәр.
17 март көнне "Татарстан Республикасының 2017 елның иң яхшы сметачысы" яңа һөнәри осталык конкурсы башлана. Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Республиканың "Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы" исеменә һөнәри осталык конкурсын үткәрү уңай тәҗрибәсен бик югары бәяләде һәм I бөтенроссия "Рәсәйдә 2017 елның иң яхшы сметачысы" исеменә һөнәри осталык конкурсын үткәрү буенча инициативасын хуплады.
Быел Татарстандагы балалар сәламәтләндерү лагерьләрена капиталь ремонт программасы буенча 100 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.
Әлмәт шәһәренең Лермонтов урамы буенча 45 санлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе Федераль төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыклады, ә атап әйткәндә, йорт түбәсендә кар япмалары һәм мөрәҗәгать итүченең фатирында һәм баскычлы урыннарда түбәндән су үтү эзләре бар. Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Надежда" ТЭИ ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.