ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

120 торак йортны тикшерү барышында 37 йортта җитешсезлек очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 37 күрсәтмә бирелде. 2017 елның 15 мартына карата 2 күрсәтмә инспекция контролендә кала бирә. Идарәче компанияләрнең 4 вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча гомуми 16,0 мең сумлык административ җаваплылыкка тартылды.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Pİ MAKİNA» төзелеш техникасы җитештерү буенча Төркия компаниясе генераль директоры Хаҗи Сары белән очрашты.   

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында "CNIN" вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә, ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров җитәкчелегендә узды. 

Бүген "Буфет"/ "BFFT.space" архитектура-белем бирү киңлегендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министр урынбасары Владимир Кудряшев  Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) Архитектура һәм Дизайн Институты директоры Карина Набиуллина белән киңәшмә уздырды. 


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ДПО "Профстандарт" "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" күпфатирлы йорт хуҗалары өчен укыту семинар үткәрделәр. Чарада 30 кеше катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрның урынбасары Илшат Гимаев белән һәм төзелеш фирмалары мониторинг буенча һәм  Казан шәһәре Башкарма комитеты буенча өлешле төзү объектларын  исәпкә алу бүлеге башлыгы Айрат Ахметханов җитәкчелегендә "Фон" һәм "Свей" компанияләр төркеме өлешчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашу узды.

Бүген Казанда «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII махсуслаштырылган халыкара күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең эшлекле программасының " 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру " дәүләт программасының 2016 елның нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашыру һәм 2017 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы хөкүмәте утырышы үзәк вакыйгаларының берсе булды. Әлеге чара кысаларында Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин  үзенең доклады белән чыгыш ясады. 


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Торак фондына карата күпфатирлы йортларның түбәләрендә нормадан артык кар, боз һәм сөңгеләр тулу предметы буенча үткәрелгән тикшерүләр барышында Бөгелмә муниципаль районында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыкланды, ә атап әйткәндә: Бөгелмә шәһәренең Шашин урамы буенча 7 нче йорт түбәсендә нормадан артык кар тулган иде.

Алабугада торак фондны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 16 йортта ремонт эшләре алып барыла. “2017 елда программаның гомуми лимиты артты: аның өчен 132 миллион сум акча бүлеп бирелде. Программада 32 күп фатирлы йорт катнаша, аның 16сында эш инде башланып китте”,- ди департамент директорының беренче урынбасары Ольга Михайлова. 

Татарстан Россия субъектлары арасында энергия нәтиҗәлелеге рейтингында икенче урын (Хаты-Манси округыннан соң) яулады. Шундый нәтиҗәләрне бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты һәм Һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясе катнашында уртак утырышта ТР Энергияне сакчыл куллану технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов әйтеп узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International