Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасына кергән 996 объектның 427сендә эшләр башланган. Күп фатирлы йортларга капремонт быел республиканың 43 муниципаль берәмлегендә алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 15 нче мартта 12.00 сәгатьтә КДАТУ конференц-залында (Яшел урам,1, ауд.1-56) 12.00 дән 13.00 кадәр “Торак-коммуналь хуҗалыгында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү” түгәрәк өстәл узачак.
12 апрель көнне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ төзелештә квалификация бәяләү үзәге “Төзелештә һөнәри стандартлар кертү. Төбәк аспекты. ” семинар-киңәшмәсен оештыра.
Министр урынбасары Илшат Гимаев ADE GROUP" компаниясе (Төркия Республикасы) вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Сөйкемле хатын-кызлар!
Кадерле әниләр, хатыннар һәм апалар!
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март - сез безгә бүләк иткән яз, матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме белән котлыйм. Бу аеруча якты бәйрәм - кешелекнең гүзәл яртысына рәхмәт билгесе. Һәр хатынга шатлык һәм куңел гармониясе, гаилә иминлеге, бәхет һәм мәхәббәт, үтәү теләкләре үтәлүен телим! Сезнең янәшәгездә һәрвакыт кайгыртучан, яратучы һәм яраткан кешеләр булсын!
«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проект буенча семинарның икенче көне телетрансляциясе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» КССКда узган «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты семинарының пленар утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Унҗиденче март көне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" Әлмәт шәһәрендә укыту семинары уздырачак. Семинар программасы үз эченә ике тематик ала. Беренче түгәрәк өстәл " 2017 елда смета-норматив базасының үзгәрешләрен күзәтү: актуаль методик документлар, законнарга кертелгән үзгәрешләр анализы һәм аларны куллану үзенчәлекләре". Икенче түгәрәк өстәл " Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә законнардагы һәм норматив-хокукый актлардагы үзгәрешләр".
2016 елның февралендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 17 тикшерү үткәрелде, аларның 5се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 11 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле, 1 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Шулай ук 2017 елның февраль аенда Чистай ЗТИ тарафыннан торак йортларда идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артып тулган кардан һәм боз катламнарыннан вакытында чистарту буенча таләпләрнең үтәлеше предметына карата тикшерүләр; капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 355,7 мең кв. метр булган 114 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 89 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 56 күрсәтмә бирелде.