Татарстанда файдаланышка 469 мең кв. метрга якын торак кертелгән. Бу торак тапшыру буенча еллык планның 19,5 процентын һәм үткән ел дәрәҗәсенә 101 процент тәшкил итә.
Торак-коммуналь хуҗалыгың уку үзәгендә " Торак-коммуналь хуҗалык комплексында нәтиҗәле идарә модельләре " киңәшмәсе узды. Эшлекле программасы кысаларында гомумйорт ихтыяҗларының торак хезмәтенә күчү темасы, домофоннар, провайдерлар һәм тыш хезмәтләр белән бәйле мәсьәләләр һәм күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен эксплуатациясе белән бәйле зыяннар кайтару мәсьәләләре фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын җәлеп итеп финанслау гамәлгә ашырыла торган төзелеш, реконструкция, капиталь төзелеш объектларының капиталь ремонты смета бәясенең дөреслеген билгеләү өчен тикшерү үткәрүгә вәкаләтле орган - "Татарстан Республикасының төзешел йәм архитектура буенча Дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе. Смета бәясенең дөреслеген билгеләү тикшерү үткәрү өчен документлар электрон документлар рәвешендә бирелә. Кәгазьдә Россия Федерациясе законнары нигезендә чикләнә торган мәгълүматлар кергән документлар гына бирелә.
Бүген Төзелеш министрлыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырган, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов җитәкчелегендә " Идел-Кама яшь чөгә һәм башка мәрсин балыгы төрлән үрчетү буенча балык үрчетү комплексы төзелеше " мәсьәләсе буенча эшче төркеменең юнәлеш бирүче киңәшмә узды.
Уналтынчы һәм утызынчы март көннәрендә "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" Дәүләт Автоном Учреждениесе төзелеш, реконструкция, капиталь төзелеш объектларының капиталь ремонты смета бәясенең дөреслеген билгеләү өчен документлар бирелү буенча бушлай укыту семинарлары уздырачак. Озынлыгы белән сәгать 10.00-12.00. Үткәрү урыны: "ПрофСтандарт" өстәмә һөнәри белем бирү коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22 йорт. Тулырак семинарның программасы белән, сылтама аша күчеп, танышырга була.
27 февраль көнне Яңа Чишмә авылында чаңгы базасын ачу тантанасы узды. Чарада мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министры В.А. Леонов, РФ Дәүләт Думасының биденче чакырылыш депутаты, җиңел атлетика буенча Россия Федерациясе тренеры О.И. Павлова, Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча җаваплы вәкиле С.Х. Сабурская һәм башкалар катнашты.
"Белемле кулланучы мәктәбе" Федераль проекты кысаларында "ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" вәкилләре Һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары өчен Вәкатлеләр белән очрашу узды.
"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында, йорт яны территориләрен төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне җыю максаты белән НП "ТКХ өлкәсендә милли иҗтимагый контроль үзәге" "Иң яхшы Россия ишегалды" гомумроссия конкурсын үткәрә. Тулырак мәгъләматне сылтама аша белеп була.
Мәктәптә катнашу өчен Россияның 40-тан артык шәһәреннән 700 заявка архитекторлардан, урбанистлардан, шәһәр активистларыннан, инженерлардан, социолаглардан һәм маркетологлардан бирелгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аудитор оешмасын сайлап алуда катнашырга чакыра. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2017 елның 3 мартыннан алып 15 нче мартка кадәр кабул ителә. Тулы мәгъләматны сылтама аша күчеп белеп була.