2017елның 1 нче мартыннан КП "ТКХ тикшерү" КП "Җирле үзидарә органнарының реформаларына ярдәм итү фонды" белән берлектә "Дистацион ТКХ мәктәбе" кысаларында белем бирү видеосеминарлары циклын ача.
22 февралендә Чирмешәндә төзелгән, ике катлы 16 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырдылар. Район үзәгендәге “өй туе“нда, торак хуҗалыкларына тантаналы төстә ачкычлар тапшыру бәйрәмендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты, аны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.
Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 36 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан эшләр 327 сендә башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрлзре һәм ветераннары! Кадерле коллегалар! Министырлык һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Ватан саклаучы Көне белән көтлыйм! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм, һәм сезнең һөнәри тормышыгызда яңа югарылыкларга менүегезне телим, гаиләгездә тотныклык һәм гармония булсын, һәр көнегездә шатлык һәм күңел көрлеген телим.
Казан Федераль Университетының Яр Чаллы филиалында Инжиниринг узәгендә студентларның Төбәк Үзәге вәкилләре белән очрашу узды.
17 февральдә Алабуганың шәһәр мәдәният сараенда “Искә мәйдан” шәһәр паркы эскиз проектына презентация ясалды. Очрашу территорияне төзекләндерү буенча фикер алышуга багышланды. Төзекләндерү эшен тормышка ашыру Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек киңлекләрен үстерү программасы нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Очрашуда Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина катнашты.
Россия Федерациясенең Генераль прокуроры Сергей Зайцев инициативасы буенча Югары Ослан районындагы Иннополиста Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе субъектлары прокуратуралары хезмәткәрләре семинары узды, анда иҗтимагый һәм шәһәр мохитендә уңайлы яшәү шартларында яшәүче гражданнарның хокукларын үтәвен караучы прокурор хезмәтчеллеген камилләштерү темасына сөйләшү барды. Сәламләү сүзе белән чарада катнашучылар каршысында Татарстан Республикасының прокуроры Илдус Нафиков чыгыш ясады. Шулай ук доклад белән семинарда Ирек Фәйзуллин, ТР президентының ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан шәһәренең башкарма комитеты урынбасары Игорь Куляҗев чыгыш ясадылар.
"ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" сайтында Татарстан территориясендә аралау һәм чүп җыю буенча 10 февральдән – 10 февраленгә кадәр сорау үткәрә. Сорауда ссылка буенча катнашырга була.
Бер ел эчендә Алабугада 55 мең квадрат метр торак сафка кертелде. Күп фатирлы тугыз йорт салынды. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитетында сөйләделәр. Җиткерелгән торакның гомуми күләменнән 120 фатирга исәпләнгән ике йорт социаль ипотека һәм гражданнарны тузган торактан күчерү программалары буенча файдалануга бирелде. Алабугада 322 фатирны үзенә сыйдырган җиде йортны инвесторлар төзеде. 258 йорт шәхси торак төзелеше кысаларында җиткерелде.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казандагы кайбер эре объектлар төзелешенең, шул исәптән «Казан ЭКСПО», яңа зооботбакча барышын тикшереп чыкты, шуннан соң агымдагы эшләр турында фикер алышты.