2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Биектау районы түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л. А. Әхмәтҗанова. катнашты.
16 нчы февраль көнне Севастопольда капремонтны узыдрган чакта энергияне саклау нәтиҗәсе буенча тармак киңәшмәсендә НП «ЖКХ Контроль»ныә башкарма комитеты урынбасары Андрей Костянов "Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау региональ операторларының мәгълүмати ачыклык рейтингы" тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, өйрәнү әлеге оешмаларның сайтлары нигезендә формалаштырыла һәм 4 нче тапкыр уздырыла. Бу елны беренче тапкыр бәяләү өчен Капиталь ремонтлау региональ операторлары ассоциациясе(КРРОА) экспертлары чакырылган. Рейтинг РФ Төзелеш һәм ТКХ Министырлыгының норматив актларын үтәүләрен исәпкә ала, алар Интернет челтәрендә реиональ операторларының эшчәнлеге турындагы мәгълүматны җайга салучы.
Туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәсендәге эре компания Tafer (Hotels & Resorts) узган елның октяберендә Мексикадагы Тыныч океан ярындагы территориялен үстерү идеясы буенча профессиональ архитекторлар һәм профильле югары уку йортлары студентлары өчен бөйге игълан иткән. Оештыручылар белән формалаштырылган бурычларның берсе кеше табигатькә чума алырлык урын булдыру. Өченче курс студенты Диана Калимуллинаның эше эшләрнең берсе арасына кереп, ул бәйгедә призер булган. Диана дүртенче урын алды һәм акчалата бүләк белән дә ул бүләкләнгән булачак.
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы кабул ителде.
Искәртик, сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).
Россия студотрядлары көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казан төзелеш архитектура университеты төзелеш студентчылык отряды белән очрашты.
Бүген ДПО "Профстандарт"та "ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" күпфатирлы йорт хуҗалары өчен укыту семинар үткәрделәр.
Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан Казан шәһәрендә күпфатирлы торак йортларның тротуарлары, ишегалды территорияләре, түбәләре һәм япмалары кардан, боз катламыннан үз вакытында чистартылуы өлешендә законнардагы таләпләрнең үтәлеше тикшерелә.
Алабугада торак фондын капиталь ремонтлау программасы буенча эшнең өчтән бер өлеше төгәлләнде. Бу хакта ТКХ һәм төзелеш департаментында хәбәр иттеләр. Быел программада барысы 32 йорт катнаша, аларда 9 төрдәге эш планлаштырылган. Быелгы ел программасына биналарның алгы өлешен һәм түбәсен ремонтлау, лифт җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен алмаштыру кертелгән. Программаны финанслауның гомуми суммасы 132 миллион сум хасил итә. Бүген шәһәрнең күп фатирлы өч йортында түбә ремонты алып барыла.