31 август көнне республика президент программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән күпфункцияле үзәк ачылды. Күпфункцияле үзәктә авыл клубы һәм китапханә урнашкан.
31 августта Сарман районында яңа объект - 50 урынга исәпләнгән үпфункцияле үзәк ачылды.
Алексеевск муниципаль районының Лебедино торак пунктында яңа участок ветеринария пукты ачулы тантанасы узды. Әлеге объект президент программасын чынга ашыру кысаларында төзелгән.
Бүген Казанда "Кояшлы шәһәр" ТК территориясендә "Кояш нуры" татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
2016 елның 28-29 ноябрендә, Мәскәү Хөкүмәте бинасында, II Ел саен уза торган, "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәте" практик конференция узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусында булды.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин,ТР сәламәтлек саклау министнры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. Медицина объекты төзелеше ике ел элек башланды. Яңа заманча перинаталь үзәк - Россиядә быел ачылуы көтелгән шундый учреждениеләрнең берсе. Бүген төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта соңгы төзекләндерү эшләре бара. Гадел Вафин сүзләренчә, көз башыннан үзәк эшли башлый.
Әгерҗе районында республика программасы буенча яңа клуб ачу тантанасы узды.
Буа районында капиталь ремонттан соң Күл Черкене мәктәбе ачылды. Ул гыйнвар аеннан бирле төзекләндерү эшләре барган. Мәктәп коллективы бинаны яңартуда зур өлеш керткән “Алан” һәм “Коммуна” хуҗалыклары, “Әхмәт электромеханика заводы” җитәкчеләренә, подрядчы “ПМК-6” оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Ютазы районына эш сәфәре кыла. Тантаналы көн Солнечный микрорайонында “Тузган торак” республика программасы буенча тергезелгән 36 фатирлы торак йортны ачудан башланды. Кунакларны, яңа йорттан ачкыч алучыларны, райондашларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте.