27 август көнне Алабуганың Үзәк стадионында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны җиткерү республика программасы кысаларында алып барылды. Мондый объектларны сафка кертү, балаларны һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту юлы белән, халыкка физик тәрбия бирү һәм аларны савыктыру проблемаларын комплекслы хәл итүне күзәдә тота.
Ел башыннан ТР Хөкүмәтенә гражданнардан 12 мең 872 мөрәҗәгать килде. Бу былтыргы белән чагыштырганда ике меңгә артык. Аларда 17,5 мең мәсьәлә куелган иде. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сөйләде.
2016 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 722 тикшерү уздырылган. ТР ДТИ – 616 тикшерү, ТР ДХИ - 106. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 513 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Норлат районының Ерылкысында унынчы модуль ФАП ачылды. Ачу тантанасында Норлат муниципаль районының җитәкчесе Равиль Кузюров катнашты.
25 август көнне Тәтеш районының Тоншерма авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылуы узды, республика программасы кысаларында.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайның 24 гаиләсен яңа фатирга күченүләре белән котлады. Кешеләр уңайлыклары булган яңа фатирларга тузган һәм авария хәленә җиткән тораклардан программа буенча күченеп килгән.
Бүген Лаеш районы Усад бистәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Станция Спортивная” дип аталган һәм республикада иң эреләрдән булган торак комплексы төзелешенә старт бирде.
ТРның Төзелеш Министырлыгында Тамбов делегациясенең Татарстан Республикасына баруы кысаларында төзелеш, архитектура һәм ЖКХ ТР буенча министры Ирек Файзуллинның Тамбов өлкәсенең администрация урынбасары Арсен Габуев белән очрашу узды.
23-нче августа Алексеевск районының Зур Тигәни авылында республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты билгеләнеп ачылды. Тантаналы ачышта Алексеевск муниципаль районының башлыгы В.К.Козонков һәм бүтәнләрдә катнашты.
Алексеевск районында республика программалары ярдәмендә торак йортлар, Фельдшер-акушерлык пункты, ферма төзелеше актив рәвештә дәвам ителә. Хәзерге вакытта, авария хәлендә булган торакны бетерү һәм "Социаль ипотека" төзелеш программалары гамәлгә ашырыла. ООО "Керамика Маркет", Иркен һәм Мичурин урамнарында урнашкан йортларны төзекләндерү буенча эш алып бара.