ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Казан шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләренең төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыктылар. 

Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин "Armstrong World Industries" оешмасының БДБ вәкиллеге башлыгы, генераль директоры Сергей Якунин белән очрашты. 
"Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" Республикакүләм конкурсының 2013 ел нәтиҗәләре чыгарылды. Барлыгы конкурта 8 номинация буенча 43 конкурс материалы катнашты. 
Бүген Хезмәт сараенда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР оешмасы (Россия төзүчеләр профсоюзы) башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Төзүчеләр Союзының гомуми утырышында республика төзелеш предприятиеләре һәм оешмалары сәнәгатендә яралуны булдырмау буенча оештыру-профилактика эшләренең 2013 ел нәтиҗәләрен чыгардылар һәм 2014 елга планнар кордылар. Утырыш барышында "Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма" конкурсының 2013 елдагы җиңүчеләрен бүләкләделәр. 

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.Чибис ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына Бөтенроссия ТКХ форумында һәм Бөтенроссия "ТКХ-2014: Технологияләр. Инвестицияләр. Сыйфат" күргәзмәсендә катнашу өчен рәхмәт белдерде. 
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында КДАТУ инновация проектлары презентациясе узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде. 
ИФО ведомствоара эшлекле төркеме утырышнда ташуның авариясез үтеше турында фикер алыштылар. 
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Тюрингия федераль җиренең Икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
2014 елның 24 мартында "ТАНЕКО" ААҖ гидрокенгинг корылмасын сәнәгаттә кулланылышка кертү өчен Ростехнадзордан уңай нәтиҗә алды.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Совет утырышы узды. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министры Илдар Халиков, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, министрлык һәм ведомстовлар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International