ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 16-20 маенда Казанда WorldSkills Russia һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте һөнәри осталык буенча WorldSkills Russia Икенче милли чемпионаты узачак. 

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында "Дубравная" метро станциясе төзелеше буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне министр урынбасары Алмаз Әхмәтшин үткәрде. Шулай ук чарада "Казметрострой" ААҖ, "Метроэлектротранс" МУП, әлеге эштә катнашкан башка оешма вәкилләре һәм Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. 
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен конкурс игълан итә. 

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
"Республика инженер-техника үзәге" ААҖ "Татарстан Республикасының 2014 елда иң яхшы сметачысы" республикакүләм конкурсын үткәрә.
Хөрмәтле Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтының кунаклары!
РФ Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Контроль идарәсе җитәкчелеге Казанга эшлекле сәфәр белән килде. Бүген ТР Төзелеш министрлыгында делегация вәкилләре белән киңәшмә узды. 
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелеге астында аппарат киңәшмәсе узды. 

29
март, 2014 ел
шимбә
Ел башында, гадәттәгечә, түләү дисциплинасын түбән дәрәҗәдә була. 2014 елның февралендә түләүләрне җыю дәрәҗәсе 95,8 % тәшкил иткәнен бүген республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмә видеоконференцэлемтә рәвешендә бөтен муниципаль берәмлекләр белән узды, чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. 


Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә ТР Төзелеш,архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ТР Төзүчеләр берлеге һәм төзүчеләр профсоюзы белән бергә төрле чаралар уздырачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 
27-29 март көннәрендә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтендә эшләүчеләр спартакиадасы кысаларында шахмат уены буенча зачет үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International