ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген республиканың Дәүләт Советында "Татарстан Республикасының юллар торышы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы " темасына түгәрәк өстәл узды. 
11 апрель көнне Кама Тамагында Татарстан Республикасы төзелеш тармагының 100дән артык белгече җыелачак, шул исәптән - проект оешмалары, төзелеш оешмалары, республика дистрибьютерлары вәкилләре. 

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
10 апрель көнне "Татарстан Республикасының коммуналь предприятиеләре берлеге" региональ тармак бердәмлегенең гомуми җыелышы узачак. 
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелеге астында аппарат киңәшмәсе узды. 

5
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге катнаша. Бу гомуми мәйданы 4,8 млн. кв. метрлы күп фатирлы 793 торак йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. 
Быелгы программага Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән районнары кермәгән.

4
апрель, 2014 ел
җомга
11 апрель көнне Бөтендөнья Хезмәт саклау көненә багышланган  "Татарстан Республикасы төзелеш тармагының хезмәт саклау һәм хезмәт законнарын иң яхшы белүчеләр - 2014 " исеменә VIII профессиональ карау-конкурс узачак. 

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев инфраструктура объектлары төзелеше буенча подряд оешмалар белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Заказ бирүче - "Алабуга" МИЗ һәм "Татинвестгражданпроект" ДУП роект институты вәкилләре катнашты. 
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан Республикасы торак пунктларының су үткәрү системалары  инженер челтәрләрен һәм корылмаларын төзекләндерү һәм яңарту проектын әзерләү буенча эшлекле төркемнең утырышы узды. 

Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Республикакүләм  "Кадровый резерв" проектының финалистлары белән очрашты. 

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе төзелеш комплексларының предприятиеләре элемтәсе соравы буенча түгәрәк өстәл узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International