ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Кама Тамагы районы Аксолит (Фоника Гипс) сәнәгать комплексы территориясендә гипс плитәләре куллануның уңай яклары бөенча презентация узды. 
ТР Хөкүмәте Йортында бүген, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә, WorldSkills Russia 2014 эшче һөнәрләренең милли чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында "Татарстан Республикасының коммуналь предприятиеләре берлеге" Региональ тармак бердәмлегеның гомуми җыелышы узды. 
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында коррупциягә каршы тору сораулары буенча эксперт төркеме составының районнарна баруы буенча киңәшмә узды. 
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында КДАТУ инновация проектлары презентациясе узды. Чараны төзелеш материаллары һәм технологияләре сәнәгате бүлеге җитәкчесе О.В.Модина үткәрде. 
Бүген “Алабуга” МИЗында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ике заводның төзелешенә старт бирделәр. Беренчесе – “ХАВИ Логистикс” тарату үзәге (Havi Global Logistics GmbH компаниясенең кече предприятиесе), икенчесе - Икенчесе – бер тапкыр гына файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь төрү материаллары җитештерү буенча “Хухтамаки Фудсервис” заводы. 
Бүген  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коомуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев һәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Илдус Насыров Кырымның Бахчасарай районына киттеләр. 1 октыбрьгә территория планы схемаларын, муниципалитет төзелеше генераль планын әзерләргә кирәк. 


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Дүшәмбе көнне аппарат киңәшмәсе барышында министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы авыл җирлеге җитәкчеләре белән ел саен үтә торган семинарлар турында әйтеп киткән иде. Әлеге чараларда Төзелеш министрлыгы федерация программаларын гамәлләштерү буенча аңлату эшләре алып бара. Бүген министр урынбасары Алексей Фролов эшлекле сәфәр белән Аксубай поселогына китте. 
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев XVI Бөтенроссия «СТРОЙ-ЭКСПО-ТАТАРСТАН-2014» махсуслашкан күргәзмә-форумында катнаша. 
9 апрель көнне Татарстанның кирпеч җитештерү буенча иң алдынгы зводларының берсе - "Камастройиндустрия" ҖЧҖ 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International