ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының гүзәл як вәкилләре - Э.Ю. Латыпова һәм О.А.Кайнова (юридик бүлек һәм территорияләрдә төзелеш һәм планлаштыру бүлеге җитәкчеләре) "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы" республикакүләм конкурсында катнаштылар.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында аренда торагы программасы гамәлләштерү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык минитры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 3нче Россия инвестиция-төзелеш форумында катнаша.
Бүген Республикакүләр яшьләр форумы-2014 финалы үтте.Чарада министрның беренче урынбасары Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов та катнашты.
Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының профсоюз комитеты вәкилләре  элек министр урынбасары булып эшләгән Марсель Әгъзам улы Даутовны 70 еллык юбилее белән тәбрикләделәр.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Мәскәүдә авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2014 елның 28 февралендә 438 мең кв. м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык заданиенең 18,3%ын тәшкил итә. Шулардан соңгы ике атна эчендә 94,8 мең кв. м. торак тапшырылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында барлык республика мунициципаль районнары белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында узган чангы узышларында катнашты. Чара 2014 елның 1 мартында Казанда узды.

28
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген "Казан Ярминкәсе"ндә "Куркынычсызлык һәм элемтә" Форумы кысаларында VI "Хезмәт саклау буенча иң яхшы белгеч-2014" Республика конкурсы узды. Чара Регионара хезмәт саклау ассоциациясе тарафыннан ТР Җәмәгать палатасы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәттәшлегендә үткәрелде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Тормыш куркынычсызлыгының бүгенге көн проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк” исемле III халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнаша.
Конференция “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) уза, аның максаты – тормыш куркынычсызлыгының төрле өлкәләрендә инновацион өйрәнүләр тәҗрибәсен кертү һәм төпле фәнни-тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International