Ирек Фәйзуллин киңәйтелгән киңәшмәдә катнашты

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

2017 елның 17 октябрендә Түбән Новгородта Рәсәй Федерациясе Президенты тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Рәсәй Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының киңәйтелгән киңәшмәсен ачты, ул үзен-үзе җайга салу һәм төзелештә бәя урнаштыру системасын камилләштерү, кабат кулланган икътисади яктан нәтиҗәле проект документларын кертү хисабына капитал салулар нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәне Рәсәйнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень үткәрде. Утырыш эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Чара башланыр алдыннан Идел Буе федераль төбәгендә Рәсәй Федерациясе Президенты тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Түбән Новгород үзәгендә Минин һәм Пожарский мәйданында булды, " Шәһәрнең уңайлы тирәлеген формалаштыру" өстенлекле проектын тормышка ашыру барышы белән танышты.

Татарстан Республикасында шәһәрнең уңайлы тирәлеген формалаштыру буенча шундый ук эш алып барыла. Халык өчен уңайлы шартлар булдыру программасы 2 ел элек старт алды. Бу ике елда Татарстанда барлык муниципалитетларда 189 объект уңайлаштырылган - регион башкаласы Казаннан алып, зур булмаган район үзәкләренә кадәр. Программаны тормышка ашырганда проектлау этабында башланып киткән һәм объектның эксплуатациясе белән беткән комплекслы подход кулланылган, төзелешне булдыру, күзәтү һәм территорияләрен оештыру белән шөгыльләнүче архитекторлар командасы ("Архитектура Десанты") җыелган. "Хәзер смета бәясе төзелеш байлыклар бәяләре мониторингы нәтиҗәләре буенча төзелергә тиеш, алар Төзелештә Бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ТБ ФДМС) агымдагы елның 15 декабрьгә кадәр бастырылырга тиеш. Бу капиталь төзү буенча проектларның башлангыч бәясен формалаштырганда булган хаталардан читләшергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышанабыз", - дип ассызыклады вәкаләтле вәкил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International