Ирек Фәйзуллин: 10 ел эчендә өлешле төзүнең 111 проблемалы объекты файдалануга кертелгән

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Республикада 2007 елдан 2017 елга кадәр Татарстан Республикасы буенча файдалануга тапшырылган өлешле төзүнең 111 проблемалы объекты, гомуми мәйданы 992 мең кв. метр, анда фатир алганнар 13 мең 738 өлешчеләр. Әлеге мәгълүматларны бүген, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин узган Министрлык йомгаклау коллегиясе утырышында сөйләгән. Кулланучыларны намуссыз төзүчеләрдән яклау өчен Владимир Владимирович Путин өлешләп төзүдән проектлы финанслауга күчәргә бурычын куйды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте расланган «Юл картасы» нигезендә, мониторинг 4 мең 211 өлешчеләр фатир алган 33 проблемалы өлешле объект буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International