Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәгендә беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» металл үзәген ачуда катнаша

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буе төбәгендә  беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» металл үзәген ачылды.

Чарада  Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары Илшат Гимаев, "Джошкуноз Холдинг А. Ш." генераль директоры Әхмәт Эрдем Аджай, "Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖ директорлар советы рәисе Виктор Рашников, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү  сүзендә билгеләгәнчә, проект бик кыска вакытта гамәлгә ашырылды. "Иң мөһиме - без яңа төр эшкә өйрәндек - "Алабуга" МИЗ территориясендә резидентлары өчен бизнесларын үстерүгә мәйданчык әзерләү. Бу махсус икътисадый зонада эшлиячәк 24 нче завод. Быел кимендә ике завод ачылырга тиеш. Минем фикеремчә, бу - ничек эшләргә кирәклеген күрсәтүче бик яүхшы үрнәк. Һәм иң әһәмиятлесе - "ММК-Джошкуноз Алабуга" металл үзәге ачылу безнең автомобильләр төзү тармагы өчен кирәкле эшләнмәләрне чыгаруны локальләштерү", - диде ул. 

Автомобильләрнең кузов детальләрен штамповкалау өчен бланклар җитештерү заводы – Магнитогорск металлург комбинатының һәм "Джошкуноз Алабуга" МИЗның гамәлдәге резидентының уртак проекты.

Заводның фаразлана торган куәте күләме - елына 60 мең тонна бланк чыгару. Инвестицияләр күләме - 1 млрд. сум, шуларның 670 млн. сумы "Алабуга" МИЗ чыгымнары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International