Россиядә арендалы торак тапшырылачак торак күләменең биштән бер өлешен тәшкилләргә мөмкин

2012 елның 14 феврале, сишәмбе

Арендалы торак төзү һәм гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү турында бүген Төзелеш министрлыгында киңәшмә узды. Министрның беренче урынбасары Фәрит Ханифов ТКХ Фонды генераль директорының урынбасары Владимир Талалыкин һәм шул ук фондның регион программалары департаменты директоры Олег Рурин (Мәскәү ш.) катнашында татарстанлыларның торак сорауларын ни юллар белән чишеп булуы турында сүз алып бардылар. Сөйләшүдә шулай ук министрның ике урынбасары – Алексей Фролов, Равил Каримов, Казан Башкарма комитеты башлыгы Алексей Песошин, ААҖ “ТР Ипотека агентлыгы”ның генераль директоры Андрей Симаков катнаштылар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов сүзләренә килгәндә, федерация хөкүмәте 2020 елга барлык төзеләчәк торакның 20% арендага тапшырылачак дип өметләнә.

Андый торак ипотека алганда беренче түләүне кертә алмаучыларга, социаль ипотекада һәм башка төрле дәүләт программаларында катнаша алмаучылар өчен кызык булырга тиеш.

Хәзерге көндә Россиядә күпфатирлы йортлар барлык торак саныннан 70% тәшкилли, ә арендалы торак өлеше – 35%-нан азрак. Алар саныннан да 20% гына рәсми рәвештә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International