Хәзер 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яки өченче бала туган гаиләләргә ташламалы ипотека бирергә тиешләр. Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотеканы субсидияләү һәм рәсмиләштерү кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 30 декабреннән 1711 номерлы Карарында расланды. Программа ипотека кредитын алу яки 6 процент астында ипотеканы рефинанслауны күздә тота. Сылтама аша күчеп, тулырак белергә була.