Татарстанда социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

28 авыл клубы төзелгән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы 27учреждениегә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы авыл хуҗалыгы идарәсенең 19 учреждениесенә капиталь ремонт ясалган, җирлекләрнең 10 башкарма комитеты (Советы) бинасы, 44 модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), 11 модульле табиб амбулаториясе төзелгән, 7 медицина ярдәме станциясенә һәм сырхауханәсенә капиталь ремонт ясалган. Моннан тыш, 96 универсаль спорт мәйданчыгы, 16 блоклы модуль чаңгы базасы, 8 бассейн һәм 5 универсаль спорт залы корылган.

Республикада 21 декабрьгә 2 млн. 246,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 93,5 %ы. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 ел азагына кадәр 162,7 мең кв. м. торак тапшырырга кирәк. Планда барлыгы 2 409 мең кв. м. торак.

Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 7 мең 104 фатирлы 397,7 мең кв. м. мәйданда 218 торак йорт буенча хисап бирелгән, шул исәптән узган 2 атнада – 869 фатирлы 49,5 мең кв. м. мәйданда 24 йорт буенча.

Инвестицион программа буенча 2018 елда калган 33 объекттан  18 объект төзү тәмамланган, 767 фатирлы, мәйданы 46,4 мең  кв. м. 28 декабрьгә кадәр 15 объект төзелеп бетәчәк, 1 мең 489 фатирлы, 83,7 мең кв. м. мәйданда.

2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 149 торак йортны гамәлгә кертү карала, 512 фатирлы, 26,8 мең кв. м. мәйданда. 9 муниципаль районда 121 йорт тапшырылган, мәйданы 16,4 мең кв. м.

2018 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча наем шартнамәләре нигезендә 297 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк, суммасы – 355 млн. 286,2 мең сум.

2018 елда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү максатларында 167 гаиләнең торак шартын яхшырту ниятләнә. Шул исәптән – 45 күп балалы гаилә, 67 яшь гаилә. 22 декабрьгә 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән.    

2018 елда 120 күп фатирлы инвестицион йорттан бүгенгә 109 йорт тапшырылган, мәйданы 766,5 мең кв. м. Калган 11 инвестицион торак йорт төзелеп беткән.

Аз катлы төзелеш буенча республикада 8 мең 170 йорт тапшырлыган. Программа тулысынча үтәлгән.

Моннан тыш, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасы кертелә.  

Рөстәм Миңнеханов мунициципаль районнар башлыкларына бу мәсьәләне  контрольгә алырга, шулай ук шартнамәләр төзүне ике төбәк операторының берсе белән алып баруны карага кушты.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә каты калдыкларны вакытында чыгаруны тикшереп торырга кушты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International