Бүген подрядчы оешмалар беләнү үткән киңәшмәдә “Алабуга” аерым икътисади зонада инфраструктура объектларын төзү сораулары тикшерелде. Әлеге киңәшмәне “Алабуга” ППТ ҮИЗда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.
Хәзерге вакытта генераль подрядчылар - “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдройстрой” ЯАҖ тарафыннан ҮИЗ төзелешенең икенче чиратындагы инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларында төзү-монтаж эшләре бара. Бүгенге көндә, агымдагы ел башыннан, 232,8 млн. сум, шул исәптән “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан 161,0 млн. сум, “Трест Камдорстрой” тарафыннан 71,8 млн сум үзләштерелгән.
“Камгэсэнергострой” ААҖ тимер юлның көньягындагы керү өлешенә яңгыр канализациясе челтәрләрен урнаштырган, аларны Заказ бирүчегә тапшырырга әзерләнә. Хуҗалык-көнкүреш канализацияләр челтәрен урнаштыру, төньяктагы тазарту корылмалары җиһазларын монтажлау, РП-13 җиһазын монтажлау буенча эшләр бара. “Трест Камдорстрой” ЯАҖ М-7 автоюлын тышкы яктан яктырту челтәрләрен монтажлаган, Ш-5 автоюлы аша инженерлы коммуникацияне үзгәртеп урнаштыру буенча эшләре тәмамланып килә, М-7 автоюлы аша электр җибәрү өчен һава юлы линиясен үзгәртеп урнаштырга кирәкле материалларга заказ бирелгән һәм әзерлек эшләре башланган.
Киңәшмәдә шулай ук төзү-монтаж эшләре вакытында подрядчы оешмалар тарафыннан куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү сораулары да каралды.