“Безнең кешеләрнең абсолют күпчелеге өчен торак соравы иң актуаль булып тора. Бу тема федераль хакимиятнең һәм регионнарның игътибар үзәгендә тора. Хөкүмәткә билгеле булган мәгълүматларга караганда, әлеге бурычны үтәү өчен зур чаралар кирәк. Шул ук вакытта, кешеләрнең 50%ы үзләренең яшәү шартларыннан канәгать түгел һәм тормышларын яхшы якка үзгәртергә телиләр. Әлеге кешеләрнең чирек өлеше генә, ягъни 25-27%, үзләренә торак ала алалар, бу өлешкә ипотека институтыннан кулланучылар да керә” – дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.
Ул 2015 елга кадәр дәвам ителгән, тормышка ашырыла торган “Торак” федераль максатчан программасын искә төшереп үтте.
“Әлеге программа кысаларында, торак сатып алу мөмкинлеге булмаган гражданнарга – яшь гаиләләр, бюджетчылар, галимнәр, укытучылар, табиблар, хәрби хезмәткәрләр, эштән азат итәргә тиеш булган эчке эшләр хезмәткәрләренә дәүләт үзе ярдәм итә”, - диде Дмитрий Медведев.
Аның сүзләренчә, агымдагы елда әлеге максатлар өчен федераль бюджетта якынча 53 миллиард сум планлаштырылган.
РФ премьер-министры, шулай ук , “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” күрсәтмәсен тормышка ашыру турында да хәбәр итте.
“2012 елның 1 августына 280 мең ветеран теркәлгән. Шуларның 224 меңе, ягъни 80%, үзләренең торак шартларын яхшыртканнар. Бик зур финанслау, күп көч таләп итсә дә, бу яхшы күрсәткеч. Ветераннарны теркәү дәвам ителә. Регионнар әйтүенчә, теркәлүчеләр саны бу елны 30 меңнән дә артып китәчәк. Әлеге чират бары тик билгеле льгота алу хокукына ия булганнар хисабына гына үсәргә тиеш, бу бик нечкә мәсьәлә, монда каршылыклар да, этик моментлар да булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, әлеге сорауларны барыбер карарга кирәк.
“Ветераннарны торак белән тәэмин итү бурычы хөкүмәтнең беренчел максаты булып тора. Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Исегезгә төшерәм, агымдагы елда әлеге максатлар өчен федераль бюджеттан 38 млрд. сум бирелгән. Әлеге сумма регионнарга җибәрелгән” – дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Шулай ук, Премьер-министр, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү программасының үтәлешен контрольгә алуын хәбәр итте.
“2011 елның башыннан алып, 2012 елның сентябренә кадәр өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә, йорт төзү өчен, якынча 31 мең бушлай җир участогы бирелде, ә барысы бергә, регионардан киләгән мәгълүматларга караганда, җир участогын алырга теләк белдерүче гаиләләрнең саны 220 мең”, - диде Дмитрий Медведев.
Чыгышның тулырак стенограммасын, шулай ук очрашу турындагы репортажны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан карагыз: http://правительство.рф/docs/21039