Хөкүмәт Йортында Казанның тарихи үзәгендә төзеләчәк объектларны тикшерделәр

2012 елның 9 октябре, сишәмбе

Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектларын тормышка ашыру сораулары буенча булган чираттагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Прокуроры Кафил Әмиров, республика Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов,  Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының икътисади сораулар буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек фәйзуллин, экспертлы архитектуралы берләшмәдән вәкилләр катнашты.

Киңәшмә барышында Казанның тарихи үзәгендә төзеләчәк биналарның 12 проекты тикшерелде. Эксперт советы тарафыннан билгеләнгән архитектура карары нигезендә, һәр объектны төзүнең максатына бәйле рәвештә фикерләр тәкъдим ителде.

Гомумән алганда, киңәшмәдә катнашучылар барлык 12 объектны да хупладылар, бары тик кайберләренең тышкы ягына һәм төзекләндерү өлешенә кисәтү ясалды, ә бу җитешсезлекләрне төзүче  юкка чыгарырга тиеш.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова төзелеш барышында агачлар киселүенә игътибар итте, төзелеш беткәч, бу агачлар яңадан утыртылмый. Рөстәм Миңнеханов әлеге кисәтүне хуплады һәм төзүчеләргә тиешенчә яшелләндерүне күздә тотарга кушты. Ул гына да түгел, Татарстан Президенты фикеренчә, агачлар юка үсенте формасында түгел, ә зур булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук,  шәһәр үзәгендәге яссы түбәләрне дә яшеләндерергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International