Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда Россия Федерациясендә торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм арендаланган торакны төзү сораулары буенча үткән киңәшмәдә катнашты. Чараны Россия Федерациясе Президентының Администрациясе оештырды.
Агымдагы елда республикада “ 2011-2015 елларда Татарстан республикасында торак төзүне үстерү” комплекслы программа составына кергән “Арендаланган торак базарын үстерү” программасы кабул ителде. Арендаланган торак төзү сорауларын чишү өчен программа тарафыннан дүрт модель тәкъдим ителде: коллектив инвестиция кулланып төзү, “найм белән ипотека”, дәүләт торак фонды составында коммерция булмаган торак фонд йортларын барлыкка китерү, махсуслашкан коммерция булмаган оешмалар тарафыннан коммерция булмаган торак фонд йортларын барлыкка китерү.