Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында, Татарстан республикасында РФның 31.07.2007дән “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законны, мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм башка программаларны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 354 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 99,66% тәшкил итә. Шул ук вакытта ДТИ тарафыннан эшләнгән эшләрнең 97%нан КС-2 актлары кабул ителгән. 886 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган, шулар арасында программада планлаштырылган 38 муниципаль оешмадагы йортларның барысы да бар.
Казанда кунакчыл Универсиада зонасында урнашкан күпфатирлы йортларның алгы якларын һәм түбәләрен ремонтлау буенча эшләр бара. Ел ахырына кадәр 196 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта барлык объектларда да эшләр бара.
Докладның бер өлеше йортлардагы фатирларны аерым җылытуга күчерү һәм “Чиста су” программаларын реальләштерү сорауларына багышланган иде.
Белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга килгәндә, 165 муниципаль гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт буенча эшләр тулысынча тәмамланган. 5 корренкцион мәктәпнең 4сендә эшләр тәмамланган, Казанның Ласточкина Е.Г. исемендәге махсус ( коррекцион) гомуми белем бирү мәктәп-интернатында эшләр әле тәмамланмаган.
Муниципаль районнарда ФАПлар төзү программасын реальләштерү 2012 елның ноябрендә тәмамланырга тиеш. Бүгенге көндә “Азнакаевский завод Нефтемаш” ААҖ предприятиесе тарафыннан барлык фундаментлар да монтажланган. План буенча 46 модульне монтажлау тәмамланып килә, 47 комплект тапшырылган, 40 ФАП тулысынча монтажланган.