Предприятие һәм оешма җитәкчеләре игътибарына!

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы “Милекнең дәүләт формасына ия булган куркыныч җитештерү объектларын сәнәгать куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча законнар җыелмасына яңалык” дигән тема буенча семинар үткәрә. Семинарда экологик, технологик һәм атом надзоры буенча ПФО Федераль хезмәтенең Территориаль идарәсеннән, ТР гражданлык оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгыннан, Казан Башкарма комитетының гражданнарны саклау Идарәсеннән, Россия коткаручылар союзы Гомумроссия  оешманың Татарстан бүлегенең Региональ Советыннан вәкилләр катнашты.

Семинарның төп сораулары: 2010 елның 27 июленнән № 225-ФЗлы “Куркыныч объекттагы авария нәтиҗәсендә зыян салган өчен куркыныч объекты хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү” федераль законы турында фикер алышу; куркыныч җитештерү объектларын эксплуатацияләгән вакытта техник куркынычсызлык халәтенең дәрәҗәсен бәяләү; хуҗасы булган субъектларга  гадәттән тыш  хәлләрне ликвидацияләргә ярдәм итү; ОПОны эксплуатацияли торган предприятиеләрдә штаттан тыш авария-коткару төркемнәрен укыту һәм аттестацияләүне оештыру.

Семинар 1 ноябрь көнне сәгать 10 да ТР ССПда ( Казан шәһәре, Пушкин ур., 18) була. Катнашу түләүсез.

Алдан теркәлү өчен телефоннар  (843) 236-54-15,   236-99-00   e-mail: org@tpprt.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International