ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин “Гражданнарның яшәеше өчен уңай шартлар тудыру максатыннан торак-коммуналь хуҗалык белән эффектив идарә итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша. Әлеге киңәшмәне Екатеринбургта Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалык реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, Свердлау өлкәсенең Хакимияте һәм “ЖКХ Развитие” НП үткәрә. Чарада дәүләт хакимияте федераль органнары вәкилләре, Россия Федерацисе субъектлары һәм муниципаль оешмаларының, торак-коммуналь предприятиеләрнең, фәнни һәм проектлы оешмаларның, торак-коммуналь тармакта кулланыла торган, шулай ук энергияне саклый торган һәм энерго эффективлы материаллар һәм технологик җиһазлар җитештерә торган оешмаларның җитәкчеләре катнаша.
Бүген чара кысаларында “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү: сүздән эшкә күчү” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы, “гражданнарның яшәеше өчен уңай һәм куркынычсыз шартлар тудыруга юнәлгән торак фонд белән эффектив идарә итү” дигән темага пленар утырыш, шулай ук “ Россия Федерацисенең Торак Кодексына һәм Россия Федерациясенең башка аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү” (күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүнең региональ системасын барлыкка китерү өлешенә) Федераль законы проекты турында фикер алышу буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча эксперт советы Эшлекле төркеменең күчмә утырышы булачак. Әлеге күчмә утырыш барышында министр И.Э. Фәйзуллинның чыгышы да планлаштырылган. Аның докладының темасы “Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын финанс ягыннан тәэмин итүче Региональ система турында” дип атала. Эшлекле төркем утырышын РФ Хакимияте Рәисе урынбасары Д.Н. Казак үткәрәчәк.