Төзүчеләргә ел ахырына кадәр тагын 777 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк

2012 елның 20 октябре, шимбә

Бүген Хөкүмәт йортыда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында торак йортларны төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын  тормышка  ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үзенең докладын төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык техникасын үтәү соравыннан башлады.

19 октябрь көненә республикада 1 млн. 703 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылды ( еллык бурычның 68,7 %). 10 муниципаль оешма торак файдалануга тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәде ( Әгерҗе, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай). 17 миниципаль оешмада еллык  планның 80%тан артыграгы  үтәлгән.

Социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырыласы йортлар исемлегендәге 27 объект тәмамлану баскычында, ә 5 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.

Республикада 798 БВС ветераны өчен 144 йорт төзелә. 86 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 52 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 6 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә тора.

Авария хәлендәге торакны ликвидацияләүнең 2012 елгы программасы нигезендә 30 муниципаль оешманың 24 районы муниципаль контрактларын һәм сатып алу килешүләрен тәкъдим иттеләр. Шулар арасында 15 муниципаль район программаның тулы күләме буенча муниципаль контрактлар һәм сатып алу килешүләрен тәкъдим итте.

“Авыл клублары” программасы буенча 46 объектның 40да төзү-монтаж эшләре тәмамланган, шул исәптән 31 объект файдалануга тапшырылган.

4 объектта  ( Түбән Кама шәһәре, Казан шәһәре, Северный бистәсе, Апас һәм Тәтеш районнары) төзү-монтаж эшләре тәмамланып килә, аларда бизәкләү һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре бара. Әлеге объектларны файдалануга тапшыру октябрь ахырына планлаштырылган.

Ике объектта ( Саба һәм Яшел Үзән районнарында), индивидуаль проект буенча төзү белән бәйле, эшләрне тәмамлау срогы ноябрь һәм декабрьгә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International