Ике тарифлы электросчётчик хуҗалары өчен тарифлар үзгәрде

2012 елның 23 октябре, сишәмбе

 

Энергоресурсларны рациональ рәвештә куллану һәм Татарстан Республикасы энергия системасының ышанычлылыгын тәэмин итү максатыннан, Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты 28.09.2012 елдан 3-10/э номерлы карары нигезендә, халык һәм аларга тиңләштерелгән кулланучылар категориясе өчен гамәлдәге тарифларга үзгәрешләр кертелде. Әлеге документ тәүлекнең ике зонасы (көн-төн) буенча дифференцияләшкән тарифларга гына үзгәрешләр кертә.

Шул вакытта бер кВт-ч 2 сум 57 тиенлек бер составлы тариф ( көн-төнгә бүленмәгән гади тариф)  үзгәрмәде һәм халык һәм аларга тиңләштерелгән кулланучылар категориясе өчен гамәлдә булуын дәвам итә. Ике тарифлы ( көндезге һәм төнге куллануны саный торган) электр счетчикларына ия булган   Татарстан гражданнары агымдагы елның беренче июленнән көндез, электр өчен, башкалар кебек 2 сум 57 тиен түләделәр, ә төнлә ( 23.00 дән 7.00га кадәр)  - 1 сум 29 тиен.

2012 елның ноябреннән, ике тарифлы счетчик хуҗаларына тарифлар үзгәрә. Әлеге үзгәрешләр дифференцияләшкән тарифларны ( көндезге һәм кичке тариф) законнар җыелмасы таләпләренә туры китереп төзелгән. Яңа тарифларның бурычы – электр энергиясенең көндезге вакыттан төнгә күчүен стимуллаштыру, ә бу бурыч  электр энергиясен тагын да рациональ файдаланырга ярдәм итәчәк. Төнлә  элект энергиясен 30% тан артык куланган  очракта, кулланучы өчен дифференцияләшкән тариф отышлы булачак.

Яңа карар нигезендә ( “2011 елның 25 ноябреннән 3-8/э номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү “ Татарстан Республикасы буенча халык һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категориясе өчен электр энергиясенә бәя ( тариф) урнаштыру турында”) элект энергиясен хисаплауның ике тарифлы приборлары булган гражданнар өчен көндезге тариф ( пик зонасы)  бер кВт-ч 2 сум 81 тиен, төнгесе бер кВт-ч 1 сум 89 тиен.

Авыл җирлегендә яшәүче, ике тарифлы счетчик хуҗалары көндез элект энергиясен кулланган өчен бер кВт-чга 1,97 сум һәм төнлә кулланган өчен бер кВт-чга 1,32 сум түләячәкләр.

Шәһәр җирлегендәге электр плитәләре һәм электр белән җылыту җиһазлары булган йортларда яшәүче гражданнар өчен тариф шулай ук пик зонасында ( көндез) бер кВт-ч 1,97 сум һәм төнлә бер кВт-ч  1 сум 32 тиен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International