Бүген Төзелеш Министрлыгында Казандагы автомобильләр өчен тукталыш (парковка) инфраструктурасын үстерү программасы турында фикер алыштылар

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе

Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, министр урынбасары А.М. Фролов Казан шәһәрендә автомобильләр өчен тукталыш (парковка) инфраструктурасын комплекслы үстерүне тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.  Киңәшмә эшендә Казан Башкарма комитетыннан, проектлы һәм контрольдә тотучы оешмалардан, компанияләр-инвесторлардан вәкилләр катнашты.  Чара барышында автомобильләр өчен тукталыш (парковка) инфраструктурасы объектларын проектлау һәм төзүнең актуаль сораулары буенча фикер алышу булды.

Хәзерге вакытта, Казан шәһәрендә иң беренче чиратта төзелергә тиешле төрле биеклектәге паркинглар өчен 14 җир участогы буенча инвестор-төзүчеләр, проектлы документацияне эшләү буенча генпроектлаштыручылар,  төзү буенча генподрядчылар билгеләнгән. Проектлы документация әзерләнгән һәм килешенгән, әзерләнү, җир белән бәйле һәм гомумтөзелеш эшләре бара.  Җир асты һәм җир өсте катлары белән төрле биеклектәге паркинглар төзү нәтиҗәсендә әлеге җир участокларында 01.04.2013 елга 6000 нән артык машина өчен урын барлыкка киләчәк.

Киңәшмәне алып барган, А.М. Фролов, киләсе очрашуда объектларны төзү һәм проектлау барышы турында гына түгел, республика башкаласында автомобильләр өчен тукталыш (парковка) үсешенең киләчәк концепциясе һәм потенциаль инвесторлар белән эшкә яңача якын килү сораулары турында да фикер алышырга тәкъдим итте.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International