Россия Федерациясе Хакимияте утырышында РФ Хакимияте карары нигезендә, Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы тарафыннан эшләнгән 2011 ел өчен “Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәр ( авыл җирлеге)” исеменә Бөтенроссия бәйге нәтиҗәләре турындагы проект тикшерелгән һәм расланган.
Бәйге муниципаль оешманың алты категориясе буенча үткәрелә: РФ суъектларының административ үзәге ( башкала) булып торган шәһәр җирлекләре ( шәһәр округлары); 100 мең һәм аннан да артык кешесе булган шәһәр җирлекләре ( шәһәр округлары); 100 меңгә кадәр кешесе булган шәһәр җирлекләре ( шәһәр округлары); 5 мең һәм аннан да күп кешесе булган авыл җирлекләре; 3 меңнән 5 меңгә кадәр кешесе булган авыл җирлекләре; 3 меңгә кадәр кешесе булган авыл җирлекләре.
Бәйгедә 105 муниципаль оешма катнашкан. Барлык җиңүчеләргә бүлеп бирелә торган гомуми премия 100 млн. сумны тәшкил итә.
Россия Федерациясе Хакимиятенең II дәрәҗә дипломы һәм акчалата премия белән “Сарман авыл җирлеген” бүләкләү карары кабул ителгән. Үз категорияләрендә Россия Федерациясе Хакимиятенең III дәрәҗә дипломы һәм акчалата премиясе белән Әлмәт шәһәре, Мамадыш шәһәре муниципаль ошмасы һәм Зәй муниципаль районының “Светлоозерское авыл җирлеге” муниципаль оешмасы бүләкләнде.